Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Александровка һәм Ташлы авыллары халыкчан бәйрәмдә очрашты

Александровка һәм Ташлы авылы китапханәләре «Халыкчан калейдоскоп» дип исемләнгән чара оештырды. Милли гадәт-йолаларга багышланган, бай эчтәлекле һәм мавыктыргыч чара милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланды.

Авыл китапханәләрендә ел әйләнәсе бик күп чаралар, бәйрәмнәр очрашулар үтә. Шуңа күрә дә китапханәләр халыкның иң күп йөри торган урыны. Александровка авылы  китапханәчесе Светлана Пахомова Һәм Ташлы авылы китапханәчесе Гөлнур Шәрифуллина килгән халыкны татар һәм рус фольклоры үзенчәлекләре белән таныштырдылар.

–Әлеге чарага ныклы әзерлек белән Александровка авылы китапханәсенә килдек, – дип сөйләде Гөлнур Шәрифуллина. – Безнең бик күп бәйрәмнәребез уртак үтә. Бу юлы да күңеллерәк булыр, халык та күбрәк килер дип күрше авылга килдек. Кунакларыбыз өчен бик матур күргәзмәләр дә әзерләдек. Китап һәм кул эшләре күргәзмәсе. Ике авылда да кул эшләренә бик оста булган кешеләр яшәгән һәм бүгенге көндә дә яши.

Чара барышында килгән кунакларга татар һәм рус халкының дини һәм дөньяви бәйрәмнәре турында бәян ителде, борынгы уеннар уйналды, биюләр башкарылды.

–Мондый очрашуларга күбрәк өлкән яшьтәгеләр килә, шуңа да без аларның яшь чакларында уйнап үскән уеннарын программага кертергә тырышабыз, – ди Гөлнур Шәрифуллина. – “Йөзек салыш”, тизлеккә кул эшләрен башкару, “өчле”, “Бишле” биюләре, “Чишмәле” уеннарын барыбыз да яратып уйныйбыз. Әлеге уеннарны без бик теләп балаларгы, яшьләргә дә өйрәтеп калдырырга тырышабыз. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дәвамында мондый чаралар ешрак оештырылачак.

Бәйрәмдә катнашучылар һәм килгән тамашачылар очрашуы күңелле чәй табыны артында үтте. Табын артында утырганда да милли ризыклар әзерләү серләре белән уртаклаштылар.

 

 

фото: Гөлнур Шәрифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев