Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Җәйнең беренче көне Баулы балалары өчен зур бәйрәм оештырдылар

Бүген Баулының үзәк мәйданы балаларның шат авазларыннан, бәйрәм шау-шуыннан гөрләп торды. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур бәйрәм – тамаша һәм уеннар оештырылды. Бу көнне ундүрт яше тулган җиде яшүсмергә тантаналы рәвештә паспорт та тапшырылды.

Күмәк уеннар, күңелле эстафета, спорт ярышлары, төрле мастер-класслар, яңа китаплар белән танышу почмагы, яшь рәссамнар мәйданычыгы, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренә нигезләнгән уеннар полосасы, аквагрим һәм бик күп башка төрле мавыктыргыч шөгыльләр барысы да балалар өчен оештырылган иде. Шулай да иң җанлы урын – ул үзәк мәйдандагы сәхнә өлеше. Биредә сәләтле балаларның дәртле җыр-биюләре тынып тормады. Балаларны һәм аларны озата килүче өлкәннәрне, шәһәр кунакларын район башлыгы Ильяс Гозәеров та тәбрик итте. Балаларга бәхетле балачак, күңелле һәм имин яллар теләде.

Концерт номерлары котлаулар белән аралашып барды. Иң актив, иң сәләтле балалар бу көнне барысы да рәхмәт хатлары, бүләкләр алуга ирештеләр.

Нинди иҗади мәйданчыклар эшләгән? Кунакларның фикере нинди? Бәйрәмдә нәрсә җитмәгән? Бу хакта тулырак Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев