Салкын тигәндә тизрәк савыгу өчен нинди ризыкка өстенлек бирергә
Алар организмны энергия белән тәэмин итә.
Диетолог салкын тигәндә тизрәк савыгу өчен нинди ризыкларга өстенлек бирергә икәнен аңлаткан. Табиб әйтүенчә. чирләгәндә аксымга бай ризыкларны куллану аеруча мөһим. Алар, инфекциягә каршы көрәшү өчен. организмны энергия белән һәм ялкынсынуга каршы матдәләр белән тәэмин итә чөнки.
Белгеч билгеләп үткәнчә, салкын тигәндә йомырка бик файдалы. Ник дигәндә, анда сыйфатлы һәм җиңел үзләштерелүче аксым бар. Ә ул чирләгән вакытта аеруча кирәк.
Моннан тыш, диетолог әйтүенчә, бал һәм җиләк ОРВИны тизрәк җиңүгә ярдәм итә. Балны аз гына күләмдә чәйгә салып эчәргә, ә җиләктән компот һәм морс ясарга мөмкин.
Кыскасы, салкын тигәндә дөрес туклану тизрәк савыгып аякка басарга ярдәм итә, дип йомгак ясаган белгеч.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев