Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Ни өчен бакчачылар чәчүлек орлыкларны бәдрәф кәгазенә ябыштыра?

Февральдә кишер утыртуга әзерләнә башларга кирәк.

Бакчачылар чәчүлек орлыкларны бәдрәф кәгазенә ябыштырып тезә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Февральдә кишер утыртуны уйлый башларга вакыт. Кишер зур булып үссен өчен, аны сирәкләп торырга кирәк. Моның өчен оста бакчачылар февральдә үк бәдрәф кәгазеннән «тылсымлы» төргәкләр ясый башлый.

Сере гади: клейстер һәм пинцет ярдәмендә бәдрәф кәгазе төргәгенә кишер орлыклары тезеп чыгалар. Аннары кәгазьне киптерәләр дә төргәкне кабат төреп куялар.

Утырткан вакытта, түтәлгә шушы төргәкне сүтеп җәеп чыгалар һәм туфрак белән күмеп куялар.

Өстәвенә, бар орлыклар да бертигез тирәнлеккә күмелә, барысы да бергә тишелеп чыга.

Кишер тиресле, известьле, көлле һәм азот күп булган туфракны яратмый. Аны каты һәм тыгыз туфракка утыртырга кирәк, диелә бу хәбәрдә.

Фото:  yandex.ru

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/21-02-2021/ni-chen-bakchachylar-ch-ch-lek-orlyklarny-b-dr-f-k-gazen-yabyshtyra-5806863

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев