Үкчәләрегез ярылса...
Ярылган үкчәләргә ярдәм
Күпләр үкчәләр ярылудан интегә. Әлеге проблеманы хәл итү өчен кыйммәтле кремнар да ярдәм итми. Ярдәм иткән мазь турында сөйлибез. Эшләп карагыз әле, бәлки, ярдәмен күрерсез.
100 грамм сыер маена (эретелгән май да ярый, әмма ул чиста булсын, кибетнеке ничек булганын белмим) 60-70 грамм яхшы прополис кушып, 0,5 литрлы банкага саласыз да "водяной баня"да болгата-болгата эретәбез. Ул тулысынча эреп бетми, җилем кебек булачак. Шуна курә иренмичә озак болгатырга кирәк.
Аннан соң шуны марля аша берәр крем савытына сөзәргә, чөнки прополисның калганы тиз ката. Бик хуш исле мазь килеп чыга. Шушы мазьне төнгә җылы суда аякны юып, ярылган үкчәгә сөртеп, полиэтилен пакет каплап беркетеп куярга яисә носки кияргә кирәк.
Өч көннән соң үкчәләр төзәлә. Хәзер әллә нигә бер тапкыр үкчәләрне йомшартыр өчен кулланырга. Бакчада эшләп куллар ярылса да беренче ярдәм –шушы мазь. Сөялгә дә сөртеп карагыз әле, прополис күп авыруларга дәва ул.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев