Тезегез сызласа
Кемнәрнең тезләре сызлап интектерә бу төнәтмә сезнең өчен
Төнәтмә ясар өчен кирәк: йөзьяшәр (алоэ) гөленең яфрагын (алдан бер атна чамасы су сипмәскә), уртача зурлыктагы ачы кызыл борычны, бер аш кашыгы кипкән канлы үләнне (чистотел) ваклап турарга кирәк. Шуңа ярты литр аракы кушарга һәм ун көнгә караңгы салкынча урынга куеп торырга.
Ун көн үткәч, төнәтмәне суыткычта сакларга.
Әлеге төнәтмәне салкын тигәндә, невралгия булганда авырткан урыннарга, пешкән урынга, томау һәм гайморит булганда танау тирәсенә, шешкән, чабырткан урыннарга, биттәге сыткыларга, баш тиресе майлы булганда чәч тамырына сөртергә мөмкин.
Шулай ук, төнгә тезләр, аяк балтырлары сызлаган вакытта сызларга киңәш ителә.
Табиб киңәше таләп ителә
Фото: /pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев