Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Табиб иртәнге ашның мөһимлеге турында сөйләде

Организмның баланслы халәтен саклап калу өчен иртәнге ашны ашарга кирәк. Бу хакта русиялеләрне гастроэнтеролог, гепатолог Людмила Соснина кисәтте.

Ул моны организмда йокыдан соң стресс гормоны – кортизол дәрәҗәсе артуы, һәм аны киметү өчен ашарга кирәклеге белән аңлатты. Белгеч сүзләренчә, нәкъ менә иртән ашказаны-эчәк тракты органнары нәтиҗәле эшли һәм ферментлар актив була.

– Иртәнге сәгатьләрдә ашыйсыз икән – ашказаны-эчәк тракты эшли башлый, юан эчәкнең бушануы стимуллаша, үт куыгында үт тоткарлану куркынычы кими, – дип билгеләде белгеч.

Моннан тыш, эш өчен баш миенә һәрвакыт глюкоза кирәк, шуңа бәйле рәвештә иртән углеводларга бай ризык ашау яхшырак.

Табиб ассызыклаганча, эш көне алдыннан организмның балансын һәм тотрыклы эшен саклау өчен иртәнге ашны калдырмаска кирәк. Әгәр дә алда бернинди физик хезмәт эшчәнлеге булмаса, иртәнге аш белән бераз сабыр итәргә һәм инде беренче тапкыр төшке аш вакытында ашарга мөмкин.

Чыганак

Фото:  proprikol.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев