Стресстан арыну өчен 26 минут йоклап алыгыз
Галимнәр стресстан арынуның кызыклы бер ысулын тәкъдим итә. Көндез 20 минут булса да черем итеп алыгыз, аның төнге йокыга бернинди йогынтысы юк, ди алар.
Шушы вакыт аралыгында яхшы кәеф гормоны – серотонин бүленеп чыга. Ул кан тамырларын ныгыта һәм баш мие эшчәнлеген яхшырта. Шуңа күрә көндез йоклап алган кеше таулар күчерергә әзер! Көндезге йокы вакыты юктан гына санап чыгарылмаган. Белгечләр беренче 10 минутны – бик кыска йокы, 20 минутка кадәр вакытны – көчле йокы, 30 минутлысын “дәвамлы йокы” дип атый. Шуннан чыгып көндезге йокы 26 минут булырга тиеш, дигән нәтиҗәгә киленгән.
Фото: pixabay.com
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/stresstan-arynu-chen-26-minut-yoklap-alygyz
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев