Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ремонтант кура җиләген кышка әзерләү

Кура җиләгенең җәй көне бер тапкыр гына түгел, көзен тагын бер уңыш бирә торган ремонтант сортлары да бар.

Кура җиләге куагыннан мул уңыш алуның төп сере – аны дөрес итеп кисеп формалаштыру. 
Гадәти кура җиләген без бары тик икенче елын үскән ботаклардан гына алсак, ремонтант кураның бер еллык та, ике еллык та тармаклары уңыш бирә. Көздән кисүне дә уңышны ничек алырга теләгәнегезгә карап башкарырга кирәк. 
Бер еллык технология кулланганда ремонтант кура җиләгеннән елга бер генә уңыш алына. Уңышы исә мул була. Әлеге технология буенча көз көне куакларның яфрагы коелганнан соң, җир өслегендәге барча сабаклар да төбеннән үк секатор белән кисеп алына. Язын алардан яңа тармаклар үсеп чыгып, җәй эчендә җиләк биреп өлгерә. Әмма, әйткәнебезчә, уңыш бары тик бер генә булачак. 

Ике еллык технология

Әлеге технология куактан сезонга ике уңыш алырга теләгән очракта кулланыла. Әлеге ысулны сайласагыз, быел уңыш биргән бер еллык куакларны калдырырга кирәк. Киләсе җәйдә алардан тагын бер кат уңыш җыеп булачак. Яз көне исә аларның иң көчлеләрен генә калдырып, яртылаш кыскартырга, калганнарын төптән үк кисеп ташларга кирәк булыр. Әгәр дә яшь куралар бик күп булса, аларны да сирәкләргә кирәк, югыйсә бер-берсенә комачаулаячаклар гына. Яз көне тишелеп чыккан тармаклар да көзгә таба уңыш бирәчәкләр. Ремонтант кураны үстерүнең дә кызыгы шунда – җәй уртасында ике еллык сабаклар җиләк бирә, көзгә таба бер еллыкларында җиләкләр пешеп өлгерә.

Тагын елга ике тапкыр уңыш бирсен өчен, куакны яхшылап ашларга һәм сугарырга кирәк. Кура җиләге бик тә дым ярата, көз коры килсә, суны кызганмагыз.

Ремонтант кураның бар көчен алмас өчен, ике еллык сабакларны артык күп калдырмагыз. 
Кура җиләге куаклары кыш салкын һәм карсыз килсә, өши. Җир туңдыргач, кышка калдырган ботакларны җиргә бөгеп, яткырып калдырырга кирәк. Иң җайлы ысул: куакларны бер-берсенә каршы китереп бөгеп, баш-башларын бау белән бәйләп кую. Болай эшләсәгез, алар кар астында күмелеп калып, өшемичә, язга исән-имин чыгар. 

Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/bakcha/remontant-kurany-kyshka-zerl

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев