Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Минераль суның нинди зыяны бар?

Минералканы табиб күрсәтмәсеннән башка эчәргә ярамый.

Шифалы минераль суны (лечебно-минеральная) табиб күрсәтмәсеннән башка эчмәү хәерле.

Табиб сүзләренчә, сәламәт кешегә бер тапкыр шифалы су эчүдән зыян юк.

«Даими рәвештә шифалы су эчкән вакытта, организмда билгеле бер концентрациядәге тозлар белән туену барлыкка килә. Судагы тозлар бер кешегә кирәк булырга мөмкин. Ә билгеле бер авырулары булган икенче кешегә минераль су зыян китерүе дә ихтимал», — ди белгеч.

Табиб сәламәт кешеләргә шифалы минераль суны көн саен эчмәү хәерле, ә авыру кешеләргә — бөтенләй дә кирәкми. Ашказаны-эчәклек тракты авырулары булган кешеләргә мондый суны бары тик табиб күрсәтмәсе буенча гына эчәргә ярый.

«Мин юллама белән курортка килгән кешеләрнең гел су эчәргә баруын күзәткәнем бар», — ди табиб һәм болай эшләргә ярамавын искәртә.

Аш, шифалы-аш һәм шифалы (столовая, лечебно-столовая, лечебная) сулар була. Алар минераллар дәрәҗәсе буенча аерыла. «Аш суын чиксез эчәргә була, шифалы-аш суы белән мавыгырга ярамый, ә шифалы суның исеме үк дәвалый дигәнне аңлата», — ди диетолог.

Әгәр шифалы су «дөрес» булмаса, ул котыла килгән авыруны киресенчә азындырырга гына мөмкин.


Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/13-10-2020/mineral-suny-nindi-zyyany-bar-5775489

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев