Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кышкы юлда машинада имин йөрү өчен нишләргә?

Кышын машина тәгәрмәченең юлга ябышу үзлеге кими.

«СберАвто» экспертлары кыш көне машинада имин йөрү тәртибен искәртә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Алданрак тормозлый башлау, ипләп кенә йөрү, руль артында ышанычлы иттереп утыру, шәхси транспортта йөрми тору да кышкы юлларда имин булырга ярдәм итә.

«Кыш көне асфальтка түбән температуралар йогынты ясый, машина тәгәрмәченең юлга ябышу үзлеге кими. Шуңа күрә тормозлау юлы арта, йөртүче һәрчакта да игътибарлы булырга, алдан тормозлый башларга тиеш», — ди белгечләр.

Кышкы юлда бар маневрны да алдан әзерләнеп эшләргә кирәк. Рульне кисәк кенә бору, газ педаленә кисәк басу машинаны тайгаклатып җибәрә. «Идарә ителми торган шуып баруны, тәгәрмәчләрне блокировкалауны булдырмас өчен, рульне салмак кына әйләндерергә кирәк», — ди экспертлар.

Кыш көне юлда полосалар алмаштырып йөрүдән тыелырга, маневрлар вакытында тизлекне киметергә кирәк.

Кисәк тормозлау һәм шуып китү булмасын өчен, блокировкалауга каршы система (ABS) ярдәм итә, ләкин машина шуа башласа, болай эшләргә кирәк:

алгы приводлы машинада:

газга басу көче шул килеш калсын,
рульне шуып бара торган якка каршы  салмак кына иттереп борыгыз.
арткы приводлы машинада:

газ педален ычкындырыгыз,
рульне шуып бару ягына таба борыгыз.
машина тулы приводлы булса:

аякны газ педаленә баскан килеш калдырыгыз,
рульне шуып бару ягына таба борыгыз.

Чыганак: intertat.tatar

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ