Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ковид белән авырганнан соң ничек тукланырга?

Табиблар коронавирус кичергән кешеләргә туклану буенча киңәшләрен бирде.

COVID-19 кичергән кешеләр катгый рәвештә диета тотарга тиеш. Бу организмның эшчәнлеген яхшырту өчен кирәк, ди табиблар.

Мисалга, диетолог Александр Андреев коронавирус кичерүчеләргә майлы һәм әче ризыкларны ашамаска киңәш итә.

"Авырганнан соң максималь рәвештә сак булырга, элек яратып ашый торган майлы ризыкларны рационга бик азлап, акрынлап кына кертергә кирәк”, - ди.

Диетолог Анастасия Светикова беренче вакытта эшкәртелгән һәм организм өчен файдасы булмаган продуктларны кулланмаска куша. Бу шоколад, камыр ризыклары, кәтлитләр һәм фаст-фуд.

Белгеч шулай ук аз-азлап ашауга күчәргә киңәш итә. Ризыкны һәр 3-4 сәгать саен ашарга кирәк, ди Анастасия.

“COVID-19 кешеләрнең үт йөрү юлларына зыян сала. Аз-азлап ашау организмда үтне тоткарлаудан булышачак. Нәтиҗәдә, токсиннар аш кайнату системасыннан тизрәк чыгып бетә, интоксикация билгеләре дә юкка чыга”, - дип аңлатма бирә Анастасия Светикова.

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kovid-beln-avyrgannan-so-nichek-tuklanyrga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев