Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кешенең гардеробына бер күз салу да җитә...

Кешене танып белү җиңел түгел. Ә менә өй атмосферасында аны ачу җайлырак.

Ул нинди әйберләр чолганышында яши? Ул нәрсәләргә мөкиббән? Шкафында, гардеробында ниләр бар?

Киштәләргә тәртипләп тезелгән әйберләр хуҗасына тәртип, кагыйдәләрнең никадәр мөһим булуын сөйли. Алар билгеле бер тәртип белән тезелеп өелгәнме, әллә теләсә ничек ауныйлармы? Шкафтагы идеаль тәртип ул кеше өчен тышкы кагыйдәләрнең никадәр мәгънәгә ия булуын, аның педант икәнен аңлата. Ә инде анда никадәр «ирек» булса, тормышы да шундый булып чыга.

Кычкырып торган ачык төсләр –  кешенең игътибар үзәгендә булырга ярату билгесе. Димәк, ул тормыштан ямь таба белә. Кайчак шкафы өчен хас булмаган чуар, якты төсле киемнәр өстенлек ала икән, бу инде хуҗасына әйбәт эмоцияләр җитми дигән сүз. Ә төнья регионнарда яшәүчеләр әнә шулай поляр төннәргә матур төсләр, яки соңарган язларга кояш һәм яшеллек өсти.

Бертөрле кием = даими кеше

Әгәр бөтен гардероб гел бер төсләрдән тора икән, димәк, ул кешегә фикерен үзгәртү җиңел түгел, ул яңа әйберләргә сагаеп карый. Андыйларның гардеробында гел бер үк төрле толстовкалар, бер фасондагы күлмәкләр.

Бер тапкыр да киелмәгән кием – стрессны төшерү өчен

Кайчак шкафта биркасы алынмаган киемнәр тулып ята. Бер тапкыр да киелмәгән футболка, шорты, күлмәкләр... Шундый тәэсир кала: кеше аларны кияр өчен алмый, аңа сатып алу процессы кызык. Кайберәүләр кибет юлларында йөреп стрессны җиңә. Шопинг вакытында күңелгә хуш килгән әйберләр алып, организмда канәгатьлек гормоннары эшләнеп чыга башлый.

Киштәләр ачыкмы, ябыкмы?

Шуңа карап, кеше башкаларга ышанамы, юкмы икәнен белеп була.  Шкафта ачык киштәләр күпме дә, ябыклары күпме? «Ябык» кешеләр өчен үз пространствоң булу бик мөһим. Танышу, башкаларны үзеңә якынайту өчен андыйларга билгеле бер вакыт кирәк. Алар тизләтүне, басым ясауны авыр кичерәләр. «Ачык» кешеләр исә контактка тиз чыга, үзләр турында сөйләргә яраталар.

 Китаплары күп – каршыгызда мавыктыргыч шәхес!

Әгәр киштәләрдә фәнни китаплар өелеп торса, шикләнмичә әйтеп була: ул китапларның хуҗасы логик фикер йөртә, уйлап эш итә. Әдәби әсәрләр яратучылар хисләргә күбрәк урын бирә. Алар тормышында эмоцияләр зур роль уйный, һәм ул карарлар кабул иткәндә дә үзен сиздерми калмый.

Вак-төяк кенә димә!

Статуэткалар, уенчыклар, вак-төяк сувенирлар кешенең мавыгулары турында сөйли. Бүләк сайлаганда бик булыша алар. Кеше, бәлки, яраткан фильмы геройларын җыядыр, конструкторлар яратадыр, фотография белән мавыгадыр... Һәм болар барысы да кешене өр-яңадан ачарга ярдәм итә.

 Фото: /pixabay.com/

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/garderobya-kz-salu-da-it

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев