Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кан басымы югары булган кешеләргә нәрсә ашарга?

Кан басымы югары булганнарга түбәндәге продуктларны ашарга кирәк:

Майсыз эремчек кальций, магний, калий чыганагы булып тора, кан тамырларын киңәйтә, йөрәкне ныгыта. Көненә 100 граммнан да кимрәк ашамаска.

Кызыл болгар борычы С витаминына бай. Көненә ике чи борыч ашагыз.

Сөләйман балыгы (лосось) омега-3 майлы кислота чыганагы. Атнасына өч тапкыр 100-150 грамм ашагыз.

Солы боткасы гипертоникларның менюсында булырга тиеш.

Кабак төше цинк дефицитын тулыландыра, инфаркт булдырмый. Көненә 20 грамм ашау да җитә.

Какао кан тамырларына уңай йогынты ясый. Ул бик калоряиле эчемлек, атнага 1-2 стакан кулланыгыз.

Майсызландырылган сөттә калий, кальций, магний, витаминнар бар.

Ачы шоколад йөрәк мускулларын ныгыта, кан басымын төшерә.

Миндаль (бадәм) чикләвеге холестерин күләмен киметә. Аңарда калий, магний, Е витамины бар.

Яшел чәй организмның картаю процессын акрынайта.

Фото: /pixabay.com

ЧЫганак:  http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kan-basyimyi-yugaryi-bulganda-nrs-asharga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев