Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Фасольне ничек сайларга һәм тиз генә пешерергә?

Капчыкта яки савытында чүп, бөҗәкләр, башка катнашмалар булган ярманы алырга ярамый.

Кузаклылар бик яхшы аксым чыганагы булып санала. Шуларның берсе — фасоль ярмасы. Аның 200ләп төре бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Фасоль ярмасы караңгырак төстә булган саен, озаграк пешә. Вак ярмада витаминнар күбрәк була, ул тиз пешә.

Фасоль ярмасы сатып алганда шуны истә тотыгыз:

    яхшы ярма таралып китә торган була

    фасольдә элпә дә, караңгы таплар да булмый

    капчыкта яки савытында чүп, бөҗәкләр, башка катнашмалар булмый

    ярма шома

    бөртекләр барысы да бер чамадагы үлчәмдә

    савыты герметик итеп ябылган

    сыйфатлы фасоль каты, кабыгы үтә күренмәле түгел

Фасоль тиз пешсен өчен, ярмага су өстәп, плитәгә куегыз. Кайнап чыккач, утны сүндерегез, 40 минут җебетегез. Болай итү төн буе чылаткан кебек нәтиҗә бирә.

Аннары суны түгегез, чиста су өстәгез, тагын бер сәгать пешерегез.

Кузаклы ярмалар пешкәч, аларның кабыгы ярыла башлый. Вак ярыклар барлыкка килүгә, тоз өстәгез, тагын 5 минут пешерегез.

Тозны пешерә башлаганда ук салсаң, ярма озаграк пешә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев