Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Файдалы киңәшләр

Пуховик һәм куртка юганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Мондый өс киемнәрен кер юу машинасына салып әйләндердең дә шуның белән бетте түгел. Мамыгы яки эчлеге өчен кулланылган башка материаллар укмашып бетәргә дә бик мөмкин.

 

Пуховикларны юу өчен гадәти порошок туры килми. Аның өчен сыек порошок яки махсус юу чаралары кулланыгыз. Синтетик эчлекле курткаларны гадәти гель йә булмаса капсулалар белән юарга була.

 

Юар алдыннан, ярлыгын укырга иренмәгез. Анда пуховикның нәрсәдән тегелгән булуы, ничек итеп юарга киркәлеге языла. Аны, гадәттә, 30°C тан артык температурада юарга ярамый.

 

Пычрак урыннарын – җиңен, муенын, кесәләрен алдан сабынлап куегыз.

 

Кер юу машинасына салганда, молниясен каптырып куегыз.

Пуховикка өстәмә чайкату режимын да кабызыгыз. Югыйсә порошок эзләре калырга мөмкин.

 

Куртка белән пуховикны юганда, алар янына башка киемнәрне салмагыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев