Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Энергия бетcә, нишләргә була?

Кайвакыт шундый вакытлар була шул: энергия «капчыгы» бушый, ни елмаясы, ни елыйсы, хәтта уйлыйсы да килми башлый.

Үзеңне автомат рәвештә йөрүче, нәрсәдер эшләүче зомби итеп хис итәсең. Ә хатын-кыз өчен бу халәт бигрәк тә куркыныч. Шуңа күрә бүген сезгә энергия ресурсын тулыландыру серләрен өйрәтергә булдык. Психологлар менә нәрсә киңәш итә.

1.  Үз организмыгызга, үз күңелегезгә колак салыгыз. Нәрсә теләвегезне ачыклагыз. Нәрсә эшләргә КИРӘГЕН түгел, нәкъ менә нәрсә ТЕЛӘВЕГЕЗНЕ. Берәр тәмле ризык булсынмы ул, көпә-көндез ятып йоклаумы, әллә берәр җиргә сәяхәтме – теләгәнне эшләгез! Яисә «менә шул-шул эшләремне генә бетерәм дә, теләгәнемне эшлим» дип үз-үзегезгә сүз биреп куегыз. Организм сезне ишетми калмас.

2.  Энергияне активлаштыру өчен күнегү: сул кулның баш бармагын урта бармакның тырнагына куегыз һәм ул бармаклар арасына, тырнагын аскы якка каратып, уң кулның баш бармагын тыгыгыз. Шул рәвешле 20 тапкыр тирән итеп итеп сулыш алыгыз һәм сулышны чыгарыгыз. Аннары кул бармакларын алыштырып, шуны ук кабатлагыз.

3.  Колак йомшагына массаж ясагандагыдай хәрәкәтләр ясагыз. Анда тәнгә энергия импульслары җибәрә торган нокталар урнашкан.

4.  Энергияне арттыра торган эчемлек рецепты: имбирь тамырын уыгыз, шуңа әзрәк дарчин (корица), ваниль кушыгыз һәм өстенә кайнар су коегыз. Әзрәк суынгач, ашыкмыйча гына эчегез.

5.  Эфир майлары кулланыгыз – алар биохимик компонентларга бай. Мәсәлән, иртән авырлык белән уянасыз икән, карават янында кечкенә савытта розмарин мае тотыгыз.

6.  Кояшка чыгыгыз. D витамины нерв күзәнәкләрен торгыза, шул сәбәпле психоэмоциональ халәт тә яхшыра.

7.  Үзегез утыра торган бүлмәне, өйне җыештырыгыз. Тирә-юньне тәртипкә салгач, күңелдә дә тәртип урнашуын күрерсез.

8.  Контраст душ керегез.

9.  Классик музыка тыңлагыз. Мондый музыканың дәвалау сәләтенә ия булуын белгечләр күптән исбатлады инде.

10.   Кайвакыт без үзебезне «бикләп», ябып куябыз да энергия килә алмый. Ачылыгыз! Рәхәтләнеп көлеп алыгыз. Моның өчен берәр комедия карарга яки көлдерә торган дустыгыз белән күрешеп алырга мөмкин.

11.   Сул як борын тишеген атсыз бармак белән каплагыз да ике минут дәвамында әкрен генә уң як борын тишеге белән генә сулагыз. Бу кояш сулышы техникасы дип атала. Ике минут үткәннән соң, рәхәтләнеп ике борын тишеге белән дә тирән итеп сулыш алыгыз, аны әкрен генә чыгарыгыз. Шуннан борынны каплап, булдыра алган кадәр суламыйча торыгыз, аннары һаваны сул як борын тишегеннән чыгарыгыз. Бу ысул йокы килгәндә дә бик булыша.

12.   Энергия булсын өчен хәрәкәт кирәк. Биеп алыгыз, тәнегезгә үзе теләгән хәрәкәтләрне ясарга рөхсәт итегез.

 Фото: pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/sorau-belgech/ber-gramm-energiyam-kalmady-nishlrg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев