Чыбыксыз колакчыннарның нинди куркынычы бар?
Кирәкле кызыклар сандыгы

Чыбыксыз колакчыннарның нинди куркынычы бар?

Белгечләр колакчын - наушникларны саклык белән генә кулланырга киңәш итте.

Колакчыннарның куркынычы — алар баш мие янында ук электромагнит нурланышы хасил итә. Әгәр колакчынны ялган җитештерүчеләр ясаган булса, алар тагын да зыянлырак була.

Галим сүзләренчә, нерв системасында да «электромагнитик токлар бар», шуңа күрә табигатьтәге магнит давылларыннан интегүчеләр саны да арта.

Александр Тимофеев: «Әле ХХ гасырда гына тикшеренүчеләр ачыклаганча, электромагнит дулкыннары азык-төлеккә һәм органикага йогынты ясый», - ди. Ул вакытта 40 ил галиме чыбыксыз колакчыннар баш миендә яман шеш китереп чыгу ихтималы булуын аңлаган.

 Фото: /pixabay.com


Нет комментариев