Баулыларга йомырканың файдалы якларын җиткерәбез
Кирәкле кызыклар сандыгы

Баулыларга йомырканың файдалы якларын җиткерәбез

Йомырка кетәклектән алып кергән көнендә үк ашаганда аеруча файдалы.

* Йомырканы салкынча урында яисә тоз эчендә сакларга кирәк.

* Йомырканың сарысы аеруча файдалы. Ул тулысынча диярлек эшкәртелеп, файдалы матдәләргә бүленеп бетә; йөрәкне, мине һәм тәнне ныгыта; күкрәкне, үпкәләрнең эшчәнлеген яхшырта; ашказаны, эчәк, сидек куыгы авыруларын дәвалый; күп кан югалткан кешеләрнең хәлен яхшырта.

* Тавышны чистарту өчен, сидек куыгы эчтән янганда чи йомырка сарысы эчәләр. Ләкин чи йомырка сарысы ашказанына, бөерләргә зарарлы – таш утырырга мөмкин, тәнгә бетчәләр чыгара.

* Йомырканы ярым чи, ярым пешкән килеш ашарга кирәк. Моның өчен аны кайнар суга салгач, 100 гә хәтле санарга кирәк. Шул чакта йомырка пешәр-пешмәс була. Ә иң яхшысы – йомырканы сытып, суда яисә сөттә пешерү.

* Тән пешкәндә чи йомырка сөртергә кирәк. Ул аны тиз төзәтә.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  http://muslumirc.ru/news/stati/faydaly-kishlr-yomyrkany-faydasysmit


Нет комментариев