Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Балалар яратып уйный торган слаймда нинди куркыныч бар?

Балаларга сыйфатсыз уенчык бирмәскә тырышыгыз.

Слайм антистресс-уенчык буларак бик яхшы. Ул тискәре уйлардан арынырга ярдәм итә. Гиперактив балалар өчен дә слайм бик мавыктыргыч. Тик ул сыйфатлы булырга тиеш. Роскачество экспертлары кул сагызы – слаймда сәламәтлек өчен зыянлы матдәләр булуын ачыклаган. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр иттлә.

Экспертлар 14 төрле слаймны тикшергән. Аларны Россия, Украина һәм Кытай җитештерүчеләре ясаган. Бер үрнәктә микроорганизмнар күләме ике тапкыр, икенчесендә алты тапкыр артык булуы ачыкланган. 

Кайсыбер үрнәкләрдә чүпрә һәм күгәрек гөмбәсе булган. 

Галимнәр фикеренчә, мондый тайпылышлар уенчыкны дөрес сакламаудан килеп чыга. 

Шул ук вакытта слайм аллергия китереп чыгармый. Мондый товарларны җитди сатучылардан гына алырга, ялган һәм сыйфатсыз уенчыклар алып кайтмаска тырышырга кирәк.


Фото:  /yandex.ru

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/05-06-2020/balalar-yaratyp-uynyy-torgan-slaymda-nindi-kurkynych-bar-5747225

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев