Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Бакча җиләген күчереп утыртабыз

Аны, гадәттә, август аенда күчереп утырталар. Бу вакытта ул тамырын ныгытырга өлгерә.

Бакча җиләген бер урында дүрт ел гына үстерәләр. Картайган җиләклекнең уңышы начар, ә җимешләре вак була. Аны, гадәттә, август аенда күчереп утырталар. Бу вакытта ул тамырын ныгытырга өлгерә.

Җиләкне болытлы көндә яки кич белән утырту дөрес. Дымы саклансын өчен рәт араларын пычкы чүбе белән мүлчәләгез. Җиләк үсентесен кибеттән сатып алсагыз, шуңа игътибар итегез: ул стаканнарга утыртылган, ягъни тамыры ябык булырга тиеш. Тамырының исә кимендә 5 см озынлыкта булуы шарт. Җиләкне кояшлы урынга утыртыгыз. Аны яңа гына помидор, баклажан, бәрәңге, көнбагыштан бушаган урынга утыртмаска тырышыгыз. Ә менә борчак, фасоль, редис, сарымсак, петрушка, горчица, укроп, салат, суган үскән җиргә курыкмыйча утырта аласыз.

Үрчетү өчен җиләкнең әйбәт үскән, күп һәм эре җиләк бирә торган куакларын сайлагыз. Аларның һәркайсында бишәр мыекча калдырыгыз. Утырту өчен чокырчыкларны 20 см диаметрда, 25-30 см тирәнлектә ясыйлар. Чокырчыкка компост яки черемә, көл салып калдырасыз һәм мыекча-үсентене туфрагы белән алып утыртыгыз. Тамыр муентыгындагы үзәге җир өсте тигезлегендә булырга тиеш. Суны башта көнаралаш сибегез.

Киләсе елга җиләк янәшәсенә борчак утыртсагыз, ул туфракны җиләк өчен дә файдалы булган азотка баетачак. Суган яки сарымсак янында үскән җиләккә исә корткычлар ияләшмәячәк. Түтәл араларына петрушка белән шалфей утыртсагыз да яхшы. Җиләккә күрше итеп кузгалак, шпинат, салат та утыртырга мөмкин.

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X