Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

2021 елга Мөселман бәйрәмнәре

Баулыларга мөселман бәйрәмнәренең исемлекләрен тәкъдим итәбез

18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габ­дулла белән әнисе Әминәнең ни­кахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсен­дә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нә­фел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.

10 марттан 11енә каршы төн Мигъраҗ – Мөхәммәт пәй­гамбәрнең, Борак исемле ат сыман мәхлукка атланып, күкләргә, Аллаһ­ның катына күтәрелүе. Бу кичәдә мөселманнарга биш вакыт намаз фа­рыз була.

27 марттан 28енә каршы төн Бәраәт кичәсе – мөсел­ман ел хисабы белән шәгъбан аеның 14еннән 15нче төненә туры килгән кичә. Бу төнне Аллаһы Тәгалә ке­шеләрнең еллык язмышын, бәхет-сә­гадәтләрен билгели. Бу кичәдә мөсел­маннар Аллаһы Тәгаләдән үзләренең һәм мәрхүмнәрнең гөнаһларын яр­лыкавын сорап дога кылалар.

13 апрель Рамаза́н – Һиҗри кален­дарьның тугызынчы ае. Бөтен мөсел­маннар Рамазан аенда ураза тотар­га тиешләр. Ризыктан, судан, тәмәке тартудан һ.б. тыелу, таң атканнан башлап, кояш баеганчыга кадәр бара.

8 майдан 9ына каршы төн Кадер кичәсе — Рамазан ае­ның соңгы ун киченең берсе (күбрәк 27нче кичне әйтәләр). Бу – Аллаһы тәгалә Мөхәммәтне пәйгамбәр итеп сайлаган кичә.

Ислам дине буенча Кадер кичәсен­дә эшләнгән изгелек мең ай эчендә кылынган яхшылыкларга караганда хәерлерәк. Бу кичәдә гөнаһлар гафу ителә, дога кылучыларның догалары кабул ителә.

13 май Ураза бәйрәме – Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә билгеләп үтелә. 624 елда билгеләнә башлый. Бәйрәм алдыннан фитыр сәдакасы бирелә.

19 июль Гарәфә көне – Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне. Корбан бәйрәмен­нән алдагы изге, мөбарәк көн. Хаҗ гамәле шушы көндә башкарыла.

20 июль Корбан бәйрәме – Ураза бәйрәме тәмамлангач, 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала.

18 август Гашура көне – мөхәррам аеның 10нчы көне, бу сүз "гашәрә" тамырыннан, ягъни "ун" сүзеннән ясалган. Гашура көнгә тагын бер көн өстәп ураза тоту фарыз.

17 октябрьдан 18енә каршы төн Мәүлид Ән-Нәби – Мөхәм­мәд пәйгамбәрнең туу көнен бәйрәм итү Раббигыль-әүвәл аеның 11нче көнендә билгеләнә. Бәйрәм бер ай дәвам итә.

Фото: /yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев