Якташыбыз иҗаты
Киң күңелле, ачык йөзле, җор телле хезмәттәшебез Сәгадәт абый Әхмәтшин бик талантлы иде – оста баянчы, җырчы, рәссам булу өстенә, сыннар ясау белән мавыкты, шигырьләр, хикәяләр, юморескалар иҗат итте. Иҗат җимешләренең күбесен газетабызда Фәррух псевдонимы белән бирүне хуп күрде. Көлке көне уңаеннан, аның юморескаларын тәкъдим итәбез.
Мин Фәхриев түгел...
Баулы халык театры режиссёры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миргалиян Фәхриев, очраган саен миңа: “Әйдә, кил безнең театрга, игезәкләр ролен уйнарбыз”, – дип шаярткалый.
Исергәп авылыннан Баулыга кайтышлый, тукталышта басып торам. Салкын җил үзәкләрне өзә, котырып яңгыр ява. Көтмәгәндә район хакимияте башлыгы Нурислам Хәбипов килеп туктады.
– Нәрсә басып торасың, утыр әйдә, – ди бу. Хакимият башлыгы үзе тәкъдим иткәч, ничек каршы килмәк кирәк. Җылы машинага менеп ояладым.
Сүз ара сүз чыгып, ничектер сәнгать темасына кереп киттек. Нурислам Нуриманович бер мәлне миңа таба борылып:
– Спектаклегезне карадым, молодцы, әйбәт уйнадыгыз, – дигәч, гаҗәпләнүдән авызымны ачып калдым. Баулы халык театры режиссёры Миргалиян Фәхриев белән бутады бу мине. Ык-мык килеп тордым да, Фәхриев түгеллегемне аңлатып бирдем. Нурислам Нуриманович эндәшмәде, мәгънәле итеп, башын гына чайкап куйды.
Икенче бер очрак мине бөтенләй таң калдырды. Автовокзал аша эшкә барган чагымда, Пенсия фонды идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев очрады. Кемнедер озата иде булса кирәк. “Атказанган исем белән сине”, – дип, бөтен кеше алдында каты итеп кулымны кысты бу. Ул да Миргалиян белән бутады мине. “Мин түгел ул...”, – дип, нидер мыгырдана-мыгырдана юлымны дәвам иттем.
Ә менә “Баулынефть” идарәсе начальнигының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Хәсән Фәссахов нефтьчеләрнең еллык эш йомгакларына багышланган җыелыш алдыннан, турыдан-туры утырышлар залына керешли үк, шушы дәрәҗәле исем белән тәбрикләп, аяктан “ега” язды. Түземлегем бетеп: “Мин Фәхриев түгел!” – дип кычкырып җибәрүдән чак тыелып калдым.
Миргалиянны атказанган исем белән котлаучылар, белмим, күпме җыелгандыр, ә минем андый бихисап тәбрикләүләрдән кайвакыт күңелем тулып, күзләремә татлы яшьләр килә иде.
– Исәнмесез, Миргалиян Миргазиянович...
Борылып бактым. Кемдер миңа дәшә түгелме соң?..
Космоска “очырганнар”
Тәлгать Җәләев исеме өлкән буын кешеләренә яхшы таныш. “Хезмәткә дан” район газетасында хәбәрче булып эшләгән чакларында ул нефтьчеләр һәм бораулаучылар тормышын киң яктырта иде. Авыл хуҗалыгы темасын да читләтеп үтмәде, гомумән, тормыштагы һәрбер яңалыкны үз каләме, үз күңеле аша үткәрергә омтылып яшәде.
Тәлгать ага, заманында Ютазы район газетасында мөхәррир урынбасары булып эшләгән чакларындагы бер мәзәк хәлне сөйләп, барыбызны да хәлдән тайганчы көлдергән иде.
Дөньяны шаулаткан – Юрий Гагаринның космоска очкан чаклары була бу. Газетаның беренче битенә “Гагарин – космоста” дип, космонавтның рәсемен бирәләр.
– Икенче көнне килеп, газетаны кулга алуга, куркудан чәчләребез үрә торды – Гагарин рәсеме урынында безгә кулына чыбыркысын тоткан Кырымсарай авылы көтүчесе карап тора иде, – дип, Тәлгать абый үзе дә түзә алмыйча пырхылдап көлеп җибәргән иде.
Шулай итеп, редакция көтүчене космоска “очыра”. Әлбәттә инде, газета таратылмый, тираж юк ителә һәм кабаттан дөресләп бастырыла.
Ә хикмәт менә нәрсәдә икән. Басу машинасы “дөбер-шатыр” эшләгән вакытта, цинкография ысулы белән фотосурәт төшерелгән клише, ябышкак тасмадан кубып, каядыр “оча”. Печатница аны табып алып, кабат ябыштырып куя, әмма ләкин ул аны идәндә аунап яткан башка бер клише белән бутаган булып чыга.
Көтүчене космоска “очыру”, билгеле ки, эзсез генә үтми – мөхәрриргә партия райкомы бюросында “утлы табага” басарга туры килә.
Фәррух
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев