Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Якташыбыз иҗаты

Якташларыбыз иҗаты белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүген Кызылъяр авылында яшәүче Гөлназ Нуретдинова шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Көз сулышы

Соңгы көннәр инде бу кояшлы.

Җил дә исә әнә төньяктан.

Торналар да тезелеп үтте кичә,

Моңсу саубуллашып ерактан.

 

Салкын җилдән гүя курыккандай,

Сары яфрак йөгерә юл буйлап.

Яшәп калыйм диеп ашкынамы,

Тиздән югаласын тоемлап.

 

Соңгы көннәр инде бу кояшлы.

Тәрәзә аша җылы кебек тә.

Ә урамга чыксаң, көз сулышы

Үтеп керә кебек үзәккә.

 

Маскаларны килә саласы

Елмаясы килә бер иркенләп,
Маскаларны килә саласы.
Артты инде шомлы хәбәрләрдән.
Кайчан тынычланыр дөньясы.

 

Бүгене көн белән яшибез без.
Ни буласын алда кем белә.
Кеше гом
ере нечкә бер кыл гына,
Бер мизгелдә шартлап өзелә.

 

Ә тормышның ямен күрәбезме?!
Аңлыйбызмы икән без аны?
Әллә ничек кенә үткәрәбез,
Әй, куабыз инде дөньяны.

 

Хыяллар да чынга ашмый кала...
Вакыт җитми күңел тартканга.
Бер көн килеп шаклар катабыз без
Гомер шулай судай акканга.

 

Вакыт җитми, кирәк тә бит кайчак
Бер утырып уйга каласы.
Бу афәтләр бирелә микән әллә
Уйлансын дип адәм баласы...

 

Шулайдыр да бәлки, тик тизрәк
Тынычлансын иде дөньясы.
Бер иркенләп сулыш алыр өчен
Маскаларны килә саласы.

Гөлназ Нуретдинова

Кызылъяр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев