Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Якташыбыз иҗаты

Якташыбыз Камил абый Шәмсуаровның матур көз турында шигырен тәкъдим итәбез

Көз яме

Җәйләрдән соң килде көзләр,

Сары төс белән бизәп.

Көзнең сары яфраклары

Табигать биргән бизәк.

 

Салкынча, дымлы җилләре,

Кар катнаш яуган яңгыр.

Көзнең, кышның, язның, җәйнең

Үзенчә яме бардыр.

 

Җылы якка китте кошлар,

Тыныч калды урман-кыр.

Һавада тургай-сандугач

Сайрап сузмый моңлы җыр.

 

Тик шулай да көзнең яме

Үзенә күрә хисле.

Ай һәм йолдызлар бизәкли

Төннәрен зәңгәр күкне.

 

Камил Шәмсуаров. 2016 нчы ел.

Фото: И.Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев