Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Якташыбыз иҗаты

Исергәп авылында яшәүче Камил абый Шәмсуаровның татарлар турында язылган матур шигырен сезгә тәкъдим итәбез

Горурланыгыз татарлар......

Җир шарында күп таралган,
Татар дигән милләт бар.
Үрнәк ала бу халыктан,
Якын күреп милләтләр.

Изге җаны, динилеге,
Татарның милли моңы.
Илен - халкын мактый торган,
Фәһемле һәрбер җыры.

Татар ашларының тәме!
Аны хәстәрләү сере.
Бавырсагы, бәлешләре,
Бардыр меңләгән төре.

Ашка-суга, эшкә оста,
Татарның киленнәре.
Атламалы ак алъяпкыч,
Өзеп тора билләрен.

Татарның милли киеме,
Читекләре, калфагы.
Шәлъяулыкның чигүлесе,
Чын ефәктән аклары.

Чигүле читекләр киеп,
Өзеп бии кызлары.
Ишетелә гармун моңы,
Егетләрнең җырлары.

Кыйбла чишмә буйларында,
Бил алыша егетләр.
Чын мөселман, чын татарлар,
Алып батыр кебекләр.

Чын күңелдән горурланам,
Татар булуым белән!
Җырлыйм үз милли телемдә,
Тыңлый таулар һәм үзән.

Җанга якын җыр-моңнары,
Күтәрә күңелемне.
Мин – татар, – дип, горур булып,
Үткәрәм гомеремне.

Картаюны белми безнең,
Татарның картлары да.
Бәйгеләрдә җиңеп чыга,
Чабышкы атлары да.

Татар теле һәм горефе,
Шәригати к
өч алыр.
Татар милләте мактаулы,
Мәңгелек булып калыр.

Горурланыгыз
, татарлар,
Саклагыз ана телен!
Ана телендә алыгыз,
Милләт телендә гыйлем.

Камил Шәмсуаров,

Исергәп авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев