Якташыбыз иҗаты
Сезгә баулылы Кәшифә Әхмәдиеваның Казанның 175нче гимназиясендә булган фаҗигага багышлап язылган шигырен тәкъдим итәбез
Дөнья елый инде
Казанда 11 май иртәсендә
175нче гимназиядә булган фаҗигага багышлап
Хәерле көн теләп озатып калдым,
Гимназиясенә баламны,
Күп тә үтми авыр хәбәр килде,
“Аттылар!” дип йөрәк парәмне.
Хуштан яздым. Тыныч тормыш
Кочагында нинди фаҗига?!
Ак сиреньнәр хуш ис бөркеп торган
Май иртәсе. Дөнья фани ла.
Катып калдым. Гөрләп акты минем
Ирексездән кайнар яшьләрем.
Кемнәр әйтә ала? Әллә бер-берсенә
Дорфалыгымы бу яшьләрнең?!
Сәбәпләре тирәндәдер, тәрбияви ягы
Уйландырса әгәр заманның,
Чикләүләр кирәктер, булдырмаска
Мондый афәтләрнең яманын.
Нишли алам? Юк бит инде, балам,
Үсеп җитте инде дигәндә,
Минем кебек бүген унлап ана елый,
Җир куенына салып, башын игән дә,
Кайгыларын уртаклашып, дөнья елый инде,
Елый гөлләр, шомырт, чияләр,
Раббым бирсен сабырлыклар. Башка берчак,
Юл куелмас афәтләргә дияләр.
Кәшифә Әхмәдиева, Баулы шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев