Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Якташыбыз иҗаты

Күренекле композитор һәм бик күп җырлар авторы Ганс Сәйфуллинның якты истәлегенә багышлап, Баулы шәһәрендә яшәүче Кәшифә апа Әхмәдиеваның шигырен тәкъдим итәбез

Өзелгән моң

Нинди сәер тынлык!

Ниләр булган

Каршыдага таулар, талларга?

Елга буйларында сайрамас та инде

Сандугачлар алсу таңнарда.

Һай, моңсу да соң!

Өзгәлидер җанны

Җырлар моңы, таллар сагышы,

Сине югалтудан җырың кайтавазы

Туган якларыңа агышы.

Китсәң дә син җирдән

Үлемсезлек озатып кала,

Мәңгелекнең иле ягына.

Бәйрәмнәрдә җыен җыеп,

Халкым диеп,

Җырлап кайттың Баулың ягына.

Бар гомереңне җырга багышладың,

Өзелеп яздың җырлар халкыңа,

Раббым бирсен җаныңа җиңеллекләр,

Сине сөйгән халкың хакына.

Таулар моңлы, гөлләр елый инде,

Яңгырый җыр: “Эх, Баулы таулары”.

Син яшәгән йортның

Елга буйларында,

Башын игән инде талларың.

Йөрәкләрне тибрәндереп

Талгын гына,

Моң агыла ерак-еракка,

Син яшисең халкың күңелендә,

Өзелгән моң булып йөрәктә.

Йөрәк кылларын тибрәтеп

Җыр агыла:

“Туган авылым урамын,

Кабат-кабат урадым.

Баш очымда кош сайрады –

Бәхетемә юрадым”.

Кәшифә Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев