Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Якташыбыз иҗаты

Якташыбыз Камил абый Шәмсуаровның шигырен тәкъдим итәбез

Бер җылы сүз

Җан ачысы белән йөрәк әрнегәндә,

Күңел тула, күзгә яшь килми.

Горурлыкмы, әллә сабырлыкмы,

Күз яшьләре өчен юл бирми?

 

Нахак сүзләр, хаксыз кимсетүләр

Җәрәхәтли, тырный бәгырьне.

Шул чагында якын бер кешеңнең

Җылы сүзе була кадерле.

 

Каты бәгырьлеләр исәпләшми,

Хаксызлыктан җанның көйгәнен.

Дуамаллак “атын” эшкә җигеп,

Үз иркенә куя йөгәнен.

 

Бәргәләнә күңел үз алдына,

Гаделлекләр аста калганга.

Бер җылы сүз кирәк юатырга

Хаксызлыктан йөрәк янганда.

 

Җан ачысы белән йөрәк әрнегәндә,

Бер җылы сүз ача күңелне,

Җиңеләйтә җилкәңдәге йөкне

Сикәлтәле гомер юлыңны.

К.Шәмсуаров

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев