Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Якташыбыз иҗаты

Исергәп авылында яшәүче Камил абый Шәмсуаровның берничә шигырен сезгә тәкъдим итәбез

Туган тел....

Туган телендә ачыла
Сабый баланың теле.
Бик күп серлелек ачыла
Шул туган тел аркылы.

И, туган тел, и матур тел,
Нинди кыйммәтле телем!
Әйтерсең лә гөлбакчада
Шау чәчәк аткан гөлем.

Һәркем өчен кадерле ул
Әткәй-әнкәйләр теле.
Тел кадерен белгәннәрнең,
Матур киләчәк көне.

Моң агыла туган телдә,
Бишек җыры көйләнә.
Кичләрен күңелгә якын
Хикәятләр сөйләнә.

Иң матур тел - ана теле,
Сөекле туган телем.
Милли телебез сакланса,
Шат яшәр туган илем.

 

 

Татарстан

Татарстан балкый кояш кебек,

Дөнья- галәмнәргә нур чәчеп.

Галәм халкы тыныч, дус булсын дип,

Зур өметләр өчен юл ачып.

 

Татарстан - киң галәмдә йолдыз,

Нурын чәчә Казан-башкала.

Бөтен дөнья тыныч, дус булсын дип,

Әйдәп, изге эшләр башкара.

 

Дөнья халкын өндәп тынычлыкка ,

Хезмәт өчен ача мөмкинлек.

Мәңгелеккә сала дуслык юлын,

Килешүләр түгел бер көнлек.

 

Татарстан, яшә нурлар сибеп,

Фатыйхасын алып Казанның.

Күңелләрен җылыт, уят җанын,

Читтә йөргән һәрбер балаңның.

 

Яшә, халкым, татар җырын тыңлап,

Илһам алып татар моңыннан.

Изге гамәл, олы хөрмәт тоеп,

Яшә илем, улың-кызыңнан.

Камил Шәмсуаров, 2021

 

Фото: yandex.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев