Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Яңа елны – ялгыз каршылау

Чыршы утлары, дуслар-туганнар җыелу, бүләкләр бирешү... Яңа ел алды киче әнә шулай итеп күз алдына килеп баса. Тик бу бәйрәмне ялгыз каршылаучылар да бар. Һәр кешенең тормышында әнә шундый Яңа ел да була...

Үз гаиләң юк, әти-әниеңнәр еракта, бәйрәмнең икенче көнендә үк эшкә чыгарга кирәк, дус-ишләрнең, туганнарның үз гаиләләре. Яңа елны ялгызың каршылаудан башка чара калмый. Бәлки моны фаҗига итеп кабул итү кирәк тә түгелдер. Киләчәктә барысы да җайлана дип уйла. Ялгыз каршылауның да үз плюслары бар: елга нәтиҗәләр ясарга, алга максатлар куярга синең тулы бер кичең бар. Икенчедән, зур өстәл әзерләп, аяктан каласы түгел, акча да янда кала. Яңа елны ялгыз каршыласаң, шул ук елны тиң ярыңны табасың дигән ышанулар да бар бит әле. Дөрес, ул кеше кинолардагыча яңа ел төнендә үк ишек какмаячак, әлбәттә. Ә сиңа бу сихри төнгә алдан ук әзерләнү зарур. Иң элек белеп тор! Яңа елны ялгыз гына каршылаучы син генә түгел. Статистика саннарына караганда, безнең илнең 3% халкы – синең хәлдә. Бу күп тә, түгел аз да түгел – 4 млн. дигән сүз. Үзе бер шәһәр! Психологлар бәйрәм депрессиясен булдырмас өчен, бик күптөрле алымнар эшләгән. Бәлки, аларның кайберләре сиңа да ярдәм итәр:

Ялган кыяфәт ясама
Яңа ел бәйрәменең идеал тормышта нинди булырга тиешлеге хакында уйлап җәфаланма. Үзеңне ничек хис итәсең, шул халәтне күрсәтергә кыенсынма. Хәлең начар икәнне танысаң, шунда ук барысы да җайлана башлар. 

Күңелеңә ятмаган кешеләр белән булма
Бәйрәм төнендә ялгызың калмас өчен, тиз арада кемне дә булса табарга ашыкма. Дөрес, күңелең тели икән, элекке танышлар, туганнар яки элек сөйгән ярлар арасыннан компания табарга тырышу табигый хәл. Тик бу чарасызлыктан башкарылырга тиеш түгел. Башка вакытта мөнәсәбәтләрне яңартырга башыңа да килмәгән кешеләр белән бәйрәм өчен генә аралашу берниниди канәгатьлек хисе алып килмәячәк. Киресенчә, үзеңне тагын да бәхетсезрәк хис итәчәксең. Аралашырга рәхәт булган кешеләр хакында уйла. Рәхмәт сүзләре белән искә ала торган кешеләр тормышта булмый калмый. Аларны котларга кыенсынма. Шалтыратып котласаң, тагын да яхшырак. Хөрмәтеңне белсеннәр. 

Япа-ялгыз калам дигән уйлардан кач
Ялгызлык сине җиңеп, кешеләр белән ике арага киртә куя күрмәсен. Мондый теләкне тиз арада бетерергә тырыш. Үзеңне җәлләп елап утыру – иң начар гамәл. Урамга чыгып, җанга рәхәтлек бирә торган урыннардан җәяүләп йөреп кайт. Дөрес, әгәр дә бик алҗыгансың һәм бер кешене дә күрәсең килми икән, берничә көнгә генә дөньядан аерылып торырга мөмкин. Бу очракта ялгыз калу кирәк тә. Тик берничә көннән соң, үзеңне тәртипкә китереп, кичекмәстән кешеләр арасына чык. 

Яңа ел җиткәнче оптимизмны арттыру өчен гап-гади техника бар
Иртән күзләреңне ачуга ук тормышыңа шатлык өстәгән өч мизгел хакында  искә төшер. Алар һәр көнне төрле булырга тиеш. Иң мөһиме: көнне яхшы уйлар белән башла! Зарлану гадәтен әнә шуңа алыштыр. Нәтиҗә 3-4 атнадан соң ук беленә башлаячак. 

Үзеңне карарга өйрән
Үзеңә иң беренче ярдәм – дөрес туклану, кирәгенчә йоклау һәм физик активлык. Күбрәк җәяү йөрергә тырыш!

Социаль челтәрләрдә утырма
Социаль челтәрләр – ялган бәхет дөньясы. Кешеләр куйган бәхетле фотолар кәефеңне тагын да төшерергә мөмкин. Андый фотолар күплеге тормышы тәртиптә булган кешеләрнең дә ачуын китерергә мөмкин. Шуңа күрә монда бер генә киңәш: социаль челтәрләрдә утырма.

Яңа ел төне якыннар, балалар, дуслар белән генә үткәререлергә тиеш дигән бернинди канун да юк. Бәлки, синең очракта ялгыз булу, үзеңне яхшырак өйрәнү кулайрактыр да. 

Ә сезнең ялгызыгыз Яңа ел каршылаганыгыз булдымы?

Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА

http://syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=8368

Фото https://pixabay.com

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев