Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Якташыбыз иҗаты

Бүген, 1 март, язның беренче көне. Шул уңайдан якташыбыз Камил абый Шәмсуаровның шигырен сезгә тәкъдим итәбез

Беренче март

Бер болытның әсәре юк,
Кем чистарткан күк йөзен?
Кояш та мул сибә нурын,
Беренче март – бит бүген.

Бөтен галәм яктыргандай,
Күз камаша яктылык.
Якты киләчәкле булып,
Мәңге яшик шат булып.

Кояш нурында җемелдәп
,
Кыектан тамчы тама.
Язның беренче хәбәрен,
Тамчы эзләре сала.

Бәйрәмчә бүген табигать,
Кояш елмая күктән.
Көткән иде бу язларны,
Табигать үзе күптән.


 

Язлар килә

Язлар килә, язлар килә,

Зәңгәр күктә кояш көлә.

Ал нурларын җиргә сибеп,

Галәмнәрне моңга күмә.

 

Зәңгәр күлдән кыр казлары

Язны мактап сәлам бирә!

Шатланалар тургайлар да

Язлар килә, язлар килә!

 

Сыерчыклар канат кагып,

Өзеп сайрый язны мактап.

Тезелешеп торналар да,

Кайтып килә җылы яктан.

 

Көтеп алган язлар килә

Уяна җир, җаннар иңә.

Чылтырап аккан саф чишмәләр

Күңелләргә ләззәт бирә.

 

Бөдрә таллар, ак каеннар

Тибрәләләр язгы җирдә.

Сандугачлар шат җыр суза,

Язлар килә, язлар килә!

 

Камил Шәмсуаров, Исергәп авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев