Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Укучыбыз иҗаты

Сезгә Исергәп авылында яшәүче Камил абый Шәмсуаровның шигырен тәкъдим итәбез

Татар теле

Татар теле – әнкәм теле минем,

Ул милләтне саклап торучы.

Милләт белән милләт арасына

Дуслык дигән күпер сузучы.

 

Татар теле – моңлы милләт теле,

Күп телләргә үрнәк булырлык.

Татар дигән милләт – бер бөеклек,

Бөек дәүләт булып торырлык.

 

Татар теле – гади, җанга якын,

Җан җылысы аннан ачыла.

Моңлы татар теле, хисләндереп,

Күңел кылларына кагыла.

 

Тукай теле дибез татар телен,

Илһам моңы аңа көч биргән.

Фәридәләр, Әлфияләр моңы ага, ташып,

Бәбкә үлән, чыклы саф җирдән.

 

Горурланам татар телем белән,

Анам теле, диеп шатланам.

Туган телем белән сөйләшкәндә,

Җаным-тәнем белән сафланам.

 

Сөйләш, татар, үз телеңне саклап,

Башкалардан һич тә тартынма.

Туган телне, җан җылыңны сакла,

Моңкорт булып калма салкында. 

Камил Шәмсуаров,

Исергәп авылы

Фото: /pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев