Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Әтием – горурлыгым

Әти, әни! Нинди җылы сүзләр. Минем әбием: “Әтиле-әниле, алтын канатлы булып үс, улым!” – дип әйтергә ярата. Минем иң кадерле кешеләрем әнием белән әтием – алтын канатларым.

Әтием Азат Җиһангәрәев һәрвакыт мине кайгыртып яши. Күз карасыдай саклап, акыллы киңәшләрен бирә, урынсыз эшләгән эшләрем өчен бераз әрләп тә ала.

Әтиемә “егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән әйтем туры килә. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара ул. Безнең белән дә булырга вакыт таба. Әтием барлык сорауларыма да җавап бирә ала. Без аның белән рәхәтләнеп сөйләшәбез.

Өйдә вакытта, без аның белән бөтен эшне бергә эшлибез. Яз җиткәч, кош оялары ясыйбыз, кышын канатлы дусларыбыз өчен җимлекләр элеп куябыз. Җәй көне бергәләп су керәбез,сәяхәткә барабыз, кышын чаңгы шуабыз, кар көрибез.

Мин әтиемә йорт, бакча эшләрендә дә булышам. Кечкенәдән хезмәткә өйрәтә ул мине. Әтием уңган, тапкыр, зирәк, шул ук вакытта кайгыртучан һәм таләпчән дә.

Әтием һөнәре буенча – бораулаучы ярдәмчесе. Аның эше бик авыр һәм җаваплы. Аны эш урынында да хөрмәт итәләр.

Әти-әнием минем өчен олы терәк, зур таяныч. Мин алар белән горурланам.

Үземне дөньяда иң бәхетле бала итеп тоям. Киләчәктә дә бергәләп, тату тормышта яшәргә язсын.

Гаяз Җиһангәрәев,

Кызылъяр мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

1

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев