Шигырь укырга яратучы баулыларга – күчтәнәч
Райондашларыбыз иҗаты белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Игътибарыгызга – Яңа Чүте авылында яшәүче Мәгариф Лотфуллиннан шигъри тәлгәшләр.
Ялгыз каен
Ялгызлыкта яшәү җиңел түгел,
Ялгызлыкның юк шул кызыгы.
Бергә яшәүләргә берни җитми,
Сагынуларның юктыр сызыгы.
Ялгызлыкта син дә яшисеңдер,
Искә алып бергә чакларны.
Кулга алып, сагынып укыр идең,
Исән булса, язган хатларны.
Урман алдындагы ялгыз каен
Үзе шаулый, чыкмый тавышы.
Давылларга каршы барып булмый,
Яратканың белән кавышмый.
Ялгыз каен кебек мин дә ялгыз,
Уйлар илтмәс мине кайларга.
Гомеремдә яраттым мин берне,
Йөрәк бирмәде шул сайларга.
Иссен әле җиле, булсын давыл,
Шаулар әле ялгыз ак каен.
Мин сагынсам ялгыз ак каенны,
Йөрәк сагына сине, дускаем.
Ялгыштырган язмыш
Түгәрәк күл өсләрендә
Йөзә парлап аккошлар.
Белми шул адәм баласы
Алда нинди язмышлар.
Яр буенда шаулап тора
Җил искәндә камышлар.
Гомерлеккә аерды шул
Яшьлектәге ялгышлар.
Ялгышларны була төзәтеп,
Үзгәртепләр булмый язмышны.
Йөрәккәем тынычланды кебек,
Күңел генә никтер сагышлы.
Кунак кына
Җир өстенә ап-ак карлар яуган,
Җитә микән әллә кышлар да.
Никтер хәзер күңелләр дә боек,
Киткән инде сайрар кошлар да.
Кошлар оча ерак-еракларга,
Ничек талмый икән канаты?
Очар кошлар кебек очалмадым,
Мин бит сине мәңге яраттым.
Язлар җиткәч, кошлар кире кайтыр
Кунып сайрар өчен агачка.
Кошлар кебек мәңге сайрап булмас,
Бу дөньяда без бит кунакта.
Бәхетле парлар
Киттең дә син еракларга,
Туздырып тузаннарны.
Төшләреңдә күрәсеңме
Яшьлектә узганнарны?
Урамнарны ураганнар
Яуганда ап-ак карлар.
Ак болытлар уйлап калды:
Нинди бәхетле парлар.
Язның киләсен белгертеп,
Шомыртлар чәчкә атты.
Кичке уеннан кайткан чакта,
Күктә атылган ак йолдызлар
Гүя безне озатты.
Мәгариф Лотфуллин,
Яңа Чүте авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев