Шундый минем әтием
Әтием Алмаз Сөнгатуллин, иң беренче чиратта, әниемнең таянычы. Ул көчле, акыллы, төпле фикерле булганга, кыенлыкларны җиңә белгәнгә, безнең гаилә бик тә бәхетле.
Кечкенә бала өчен әти – ышанычлы дус. Ә аның җилкәләре биеклегеннән дөнья шулкадәр кызыклы булып тоела. Әйе, нәкъ шулай. Бәләкәй чакта без, ике кыз, әти кулыннан, җилкәсеннән төшмәдек бит. Эштән никадәр арып кайтса да, ул, иң беренче чиратта, безне алдына утыртып сөя, хәлләребезне сораша иде. Үзебез бәләкәй булгангадыр инде, ул безгә бик зур һәм иң көчле кеше булып күренә иде, шуңа күрә аның янәшәсендә берни дә куркыныч түгел иде. Ә хәзер инде без зур кызлар. Мин – алтынчы сыйныф укучысы, апам – көллият студенты. Шулай булуга карамастан, без әле дә әтиебезнең игьтибарын, безне һаман да шулай, бәләкәй вакыттагы кебек яратуын тоеп яшибез.
Әтием тракторчы булып эшли. Яз башлану белән басуга чыгып китә һәм көзнең соңгы көннәренә тикле, иртәдән кичкә кадәр, руль артында. Күзләре дә, куллары да таладыр, мөгаен. “Әтием арыдыңмы, ял ит!” дип әйтсәк, ул һәрвакыт: “Кызым, яратып эшләгән эш арытмый ул. Мин бит сезгә икмәк үстерәм. Кышын рәхәтләнеп, тәмле икмәк белән чәй эчә-эчә ял итербез”, –ди.
Бер эш тә җиңел түгел. Тир түгеп эшләми торган хезмәт юк ул! Бәхетле буласың килсә, тырышып укырга, эшләргә кирәк. Әти үрнәгендә без шуңа өйрәнәбез. Әле дә, эштән арып-талып кайтса да, ул, иң беренче чиратта, безнең хәлләрне сорый: укуым белән кызыксына, апама шалтыратып ала. Һәрвакытта : “Укы, укуың үзең өчен. Укыган кеше генә үз максатына ирешә ала”, – ди әтием. Шуңа күрә мин тырышып укыйм. Әтием алдында сынатмаска иде.
Диләрә Сөнгатуллина,
Кызылъяр мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев