Салихта яшәүче шагыйрә Тәслия Галиева: иҗат җимешләрен тормышка мәхәббәттән алам
Баулы районында талантлы шәхесләр күп. Андыйлар арасында Салих авылында яшәп иҗат итүче Тәслия Галиева да бар.
Тәслия Галиева 1965 елда Салих авылында туып, шунда үскән. Читкә китеп бераз яшәгәннән соң, төп йортына кайта һәм бүгенге көндә дә шунда яши. Күңеленә салынган матурлык, туган җиренең гүзәллеге, туганнарына булган ихтирам Тәслия Галиева күңелендә кечкенәдән үк бөреләнгән.
– Әнием сыер савучы, ә әтием малчылыкта хезмәт куйдылар, – дип сөйләде Тәслия ханым. – Әтиемнең генә гомере кыска булды. Мин бишенче сыйныфта укыганда ул безнең арабыздан мәңгелеккә китте. Без гаиләдә ике бала әтисез булып калдык. Әнием безгә әти дә, әни дә булды. Ике баланы җил-яңгыр тидермичә, бер ялгызы гынә үстерә.
Тәслия Галиева Салихта өч сыйныфны тәмамлагач, Поповка авылындагы мәктәптә укуын дәвам итә. Интернатта яшәп, унынчы сыйныфка кадәр укый. – Авылдашлар белән бергә укыгач, җиде ел үткәнен сизелми дә калган, – ди ул. – Аннан олы тормышка аяк баскач эш, балалар, хәзер инде оныклар да үсеп баралар. Яшь чактан ук җырга-моңга гашыйк идем, матур шигырьләр ярата идем. Хәзер үзем дә шигырьләр язам.
Тәслия Галиеваның кайбер шигырьләренә көй дә иҗат ителгән. Укучыларыбызга аның иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез:
Сөю
Мәхәббәтем булды чиксез,
Ә син аны белмәдең.
Мәңге сине сөям, – дидем.
Нигәдер ишетмәдең.
Көтеп алдым син кайтканны,
Ә син һаман соңладың.
Өзелеп-өзелеп сөюемне
Нигәдер аңламадың.
Мәхәббәт сүрелми, – диләр,
Ә син аны суыттың.
Якынайган араларны
Нигәдер ерагайттың...
Гомерлеккә парын сайлый,
Хәтта киек казлар да.
Карашыңны ник ташладың,
Миннән берәү башкага?
Җан сөйгәнем, нигә шулай,
Без кавышмадык икән?
Син чит якка киткәнгәме,
Ерагайды аралар...
Бәхет юрап кар ява
Ап-ак карлар ява җир өстенә,
Бар җиһанны күмеп ак төскә.
Керләнмәсен әле саф күңелләр
Калсын шулай һәрчак саф төстә.
Салмак кына итеп төшә алар,
Бөдрәләнеп каплый җир өстен.
Әйтерсең лә күктән бәхет ява,
Шатландырып газиз кешесен.
Күбәләктәй очкан кар бөртеге,
Иңнәремә куна сарылып.
Шул кар бөртегенең матурлыгы,
Күңелемдә калды уелып...
Кышның әкияттәй гүзәллеге,
Күреп кенә дә бит туймаслык.
Ап-ак мамык яба бар дөньяны,
Яусын әле теләп тынычлык!
Фото: шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев