Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Һәр эшкә кулы ята

Әтием Наил Әкрамов – алтын куллы, агач эшләрен аеруча оста башкара.

Ул бәләкәйдән хезмәт сөючән булган, әтисе Таһирдан күреп, столяр-плотник эшен ошаткан. Ул теләсә нинди төзү, ремонтлау эшләрен бик тиз һәм оста эшли. Өй салуны, нигезеннән башлап, түбәсен ябу, ишек-тәрәзә кую эшләрен – барысында үзе эшли белә.

Әтием бигрәк тә агач эшләрен яратып һәм теләп эшли. Такталарны станокта шомарта, үлчәп кисә, беркетә, матур ишек, тәрәзә рамнары, эскәмия, урындык, тартма ише әйберләр ясый.

Әтиемнең эшләгәнен карап торып, мин дә күп нәрсәгә өйрәндем: агачтан төрле уенчыклар ясадым. Эш кораллары белән эшләргә әтием өйрәтте. Җәй көне исә ул мине үзе белән балык тотарга ияртә. Ул безне, өч малаен, бик ярата. Зоопаркка, цирка, аттракционнарга да йөртә.

Мин алтын куллы әтиемнән үрнәк алам, аның белән горурланам.

Салават Әкрамов,

Кызылъяр мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев