Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Пётр ЗОТАГИН: Гомеремдә бер тапкыр ришвәт алдым

Эчке эшләр органнарында 30 ел хезмәт кую дәверендә гомеремдә бер тапкыр ришвәт алдым. Бу узган гасырның җитмешенче елларында булды.

Язгы көннәрнең берсендә эчке эшләр бүлегендә район эчке эшләр бүлеге җитәкчелегеннән иң өлкәне булып калдым. Кичен кабинетымда утырам, кәгазьләр аралыйм. Бүлек дежурные миңа шалтыратып, өлкән кеше шалтыратуын, фатирыннан исерек егетне чыгара алмый интегүен әйтте. Бу вакытта дежур оператив отряд эш белән китү сәбәпле, милиция янында гына яшәүче пенсионерның өенә үзем барырга булдым. Анда баргач, кухняда фатир хуҗасы чыгара алмый интеккән зур гына гәүдәле озын егетне күреп алдым. Мин аны таныдым, ул минем кичке мәктәптә укучым иде, технологик транспорт идарәсендә эшли. Ул чагында мин кичләрен кичке мәктәпләрдә рус теле һәм әдәбияты укыта идем. Исерек егет тә мине танып алды, миннән өлкән кешене фатирыннан куган өчен гафу үтенә башлады. Мин аны ачулана башлагач, миннән гафу үтенде, әлеге фатирга ялгыш керүен, аны әлеге өч катлы йортның икенче катында яшәүче сөяркәсенең фатиры белән бутавын әйтте. Мин аны сүктем һәм: “Минем каршымда пенсионердан гафу үтен дә фатирдан чыгып кит, алайса милициягә алып китәм”, – дидем. Ул чыгып китә башлагач, фатир хуҗасының исерек егеттән берәр нәрсә сорарга куштым. Бабай: “Минем бакча участогыма ике машина тирес китерсен, шул чагында гына аны гафу итәрмен”, – диде. Мин: “Миңа да бер машина китерсен”, – дип куйдым. Әлеге хәлдән соң ике көн узгач, бакчама барсам, йортым янында яңа гына китерелгән тирескә тап булдым. Өйгә кайткач. Бу турыда тормыш иптәшем Тамара Петровнага сөйләгән идем, ул: “Тиз арада ул егеткә тирес өчен акча бир”, – диде. Тик укучым акча алудан баш тартты. Шулай итеп мин гомеремдә бер тапкыр ришвәт алдым. Нәрсә белән икәнен үзегез беләсез...

Пётр ЗОТАГИН,

Татарстан МВД мактаулы ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев