Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

«Озак яшисегез килсә…»

Адәм баласы саулыгын саклау, озак яшәү өчен теше-тырнагы белән тырыша. Соңгы вакытларда минем тормыш иптәшем дә китап кибетләрен бик еш тапый башлады. Ябыгу, дөрес туклану, һәм озак яшәү серләренә багышланган китаплар белән бөтен өй эче тулды.

Ирем бөртекләп, аларда язылганнарны үзләштерергә тотынды. Бер ай үзләштерә, ике ай, ярты ел… Инде яз да җитте, һаман үзләштерә. Ә корсагы үсүдән туктамый. Беркөнне түземлелегем бетеп: «Бер генә китапта да хәрәкәтләнергә, физик эш эшләргә кирәк дип язылмаганмы әллә?» – дип сорарга мәҗбүр булдым. Бакча эшләре башларга вакыт килеп җиткәнен дә исенә төшергәч: «Ярый, илтеп куярмын», – диде.

 

Көз җитте. Тормыш иптәшегез ябыктымы соң, дисезме? Ябыкты, ник ябыкмасын! Тик теге ябыгу, дөрес туклану, һәм озак яшәү серләренә багышланган китаплар белән түгел. Алмаз Хәмзинның «Озак яшисегез килсә…» дигән китабы булышты! «Ничек?» – диярсез. Сабыр итегез! Хәзер сөйлим.

 

Әлбәттә, ирем сатып алган чагында ул китапның озак яшәргә өйрәтә торган китап түгеллеген белмәгән – исеменә алданган. Тик шулай да юмористик һәм сатирик әсәрләр тупланган әлеге китапны укый башлагач, аерыла алмады. Алай гына да түгел, кәефе күтәрелеп китеп, бакчада ярдәмләшә дә башлады. Бер яктан, минем хәлләрем җиңеләеп китсә, икенче яктан, үзенең дә корсагы күренеп кечерәйде. Шулай, җанкайларым!

 

Әле менә шул китапны кышкылыкка бакчада онытып калдырмыйм дип, сумкама салып йөрим. Калага кайткач, ябыгырга теләүче, бакчада тырма-көрәк тотарга яратмаган таныш-белешләремнең ирләренә дә тәкъдим итмәкчемен. Бәй, тукта… китапның тышы тешләнгән кебек. Әллә иптәшем китапны тәмләп тә караган инде? Тычкан-фәлән микән?

 

«Чаян»га да язып җибәрермен дип торам әле бу турыда, бастырырлар микән? Анда Алмаз Хәмзин үзе эшли диләр бит.

Люция Әблиева

http://syuyumbike.ru/yashaesh/cennosti/?id=7649

Фото https://pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев