Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Миргазиян ЮНЫСның тормыш кагыйдәләре

"Сөембикә" журналы Миргазиян Юнысның "Юлда уйланулар" китабыннан өзекләр тәкъдим иткән.

Чамасыз еш куллана башласаң, сүз таушала, тоныклана, хәтта акырынлап үзенең асыл мәгънәсен югалта башлый, диләр. Иң башта нинди сүз таушала икән? Беренче чиратта, мөгаен, модага кергән сүз таушаладыр. Без андый сүзне, кирәге бармы-юкмы, һәр очракта тизрәк сөйләмебезгә кыстырырга тырышабыз. 

Романтика кешенең йөрәк тибеше белән бәйле хис булса кирәк. Көндәлек тормыш шатлыгын кем тоя белә, шуңардан кемнең йөрәге ярсып тибә башлый? Романтиканы да, минемчә, әнә шундый кешеләр арасыннан эзләргә кирәктер. 

Тамырны бер мәртәбә тартып чыгарсаң, мәңге кире урынына утырта алмыйсың. Хәйран калырлык бөек могҗиза бит бу! Үләннең тагын бер гаҗәеп сәләте сокландыра мине. Ул үз юлында очраган һәр нәрсәне урап уза белә. 

Үсемлекләр җансыз дип без бик тә ялгышабыз. Җансыз нәрсәнең акылы булмаска тиеш, ә үлән – акыллы. 

Адәм баласы тынычлык өчен яралган, ә чын тормышны туган-үскән җирдә, тынычлыкта гына корып була. 

Кем генә булып эшләмә, җир шарының кай җирендә генә йөрмә, йокыдан уяну белән син иң әүвәл үз уйларың, үз теләк-омтылышларың белән очрашасың. 

Укып белем алу, һөнәргә өйрәнү генә канәгатьләндерми кешене. Үзеңне өйрәнү, үз теләк-омтылышларыңны аңлы, ачыклый белү кирәк безгә. Тик үкенечлесе шул: без моны бик соң аңлый башлыйбыз. 

Ни сәбәптәндер, холыксыз, гауга куптаручы кешедән курку, аңа юл бирү, аны урап узу модага керә башлады хәзер. 

 Тукайның мескен Шүрәлесен шушы көнгә кадәр кызганып йөрим мин. Алдап, Шүрәленең бармакларын бүрәнә ярыгына кыстырган мәкерле крестьян егетенә карата мәктәп елларыннан бирле нәфрәт саклыйм.

http://syuyumbike.ru/rules/?id=8652 

Фотоhttp://bavly-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев