Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Минем икенче әнием

Кызылъяр мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Алия Дәүләтбаева «Баулы-информ»га әбисе турында язып җибәрде.

Минем икенче әнием
Әтиемнең әнисе Әлфия әбием – минем икенче әнием. Мин аны бик яратам, хөрмәт итәм. Аның белән өйдә җылы, күңелле, җанга рәхәт. Ул елмайганда, минем куңелем тыныч. Мин мәктәпкә киткәндә, әбием: “Юлларын уң булсын, уңышлар юлдаш булсын”, дип озатып кала. Мәктәптән кайтуыма тәмле-тәмле ризыклар пешереп куя. Күп белә дә инде минем әбием. Нинди генә сорау бирсәң дә, барысын да аңлата. Әбиемнең куллары алтын, аның белмәгән эше юктыр. Ял көннәрендә ул миңа: “Кызым, әйдә берәр тәмле әйбер пешерик әле. Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең үзен өчен”, – дип әйтә. Ул мине кыстыбый, өчпочмак, бәлеш, аш пешерергә өйрәтте.
Без әбием белән дус кызлар кебек: серләребезне бүлешәбез. Әбием миңа киңәшләр бирә һәм алар бик кирәкле, дөрес булып чыга.
Әбием! Рәхмәт сиңа тәрбияң өчен: син мине эш сөяргә, җебеп тормаска, куйган максатка ирешергә, алдашмаска, мактанмаска, туры сүзле булырга, алга, бары алга барырга өйрәтәсең.
Йа Раббым, минем терәгем булган әбиемә исәнлек, озын гомерләр бир, ул миңа, безгә бик кирәк!
Алия Дәүләтбаева

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев