Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Космонавт Гагарин Баулы кешесенә диплом якларга ярдәм иткән

Шәһәрдәшебез Пётр ЗОТАГИН Космонавтика көне уңаеннан истәлеге белән уртаклаша.

Космонавтика көне – минем өчен бик тә истәлекле көн. Мин аны 1961 елның 12 апреленнән бирле хәтерлим. Ул көнне мин, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты студенты, “Шолоховның “Поднятая целина” романында уңай герой” дигән темага диплом эше якларга тиеш идем. Диплом эше буенча рефератны университет укытучысы Клавдия Константиновна Веденеева белән әзерләдек.

Ул чагында мин Казан шәһәренең Островский урамындагы 15нче йортта олы гына яшьтәге Маруся түтәйдә фатирда яши идем. 12 апрельдә иртән-иртүк тордым, әбекәй хәер-фатихаларын бирде. Иртәнге ашны ашадым да университетка киттем. Островский урамы тулы халык, репродуктордан көчле музыка агыла, кешеләр: “Ура!” – дип кычкыралар, кочаклашалар. Мин бер ир-аттан:

– Нәрсә булган? – дип сорадым.

– Бүген безнең совет кешесе космоска очкан! – дип җавап бирде.

Университетка барып җиткәнче юл өстендәге бөтен урамда да шул ук хәл күзәтелде.

Уку йортының бинасына кергән генә идем, каршыма яшьлек дустым Фоат Шәмгунов йөгерә, Буадан Казанга минем диплом яклауга килгән. Кочаклашып, бер-беребезне истәлекле көн белән котлаштык. Аннары мин аудиториягә кереп киттем. Анда зур өстәл артында биш кеше – имтихан комиссиясе әгъзалары – утыра, барысы да дулкынланган хәлдә. Тиздән алар тынычландылар һәм мине өстәл янына чакырдылар. Мин рефератымны ачтым да:

– Шолоховның романында уңай герой ... Давыдов, – дип әйтеп өлгерә алмадым, комиссия рәисе минем бүлеп:

– Пётр Александрович, без, комиссия әгъзалары, сезнең диплом эшегезне җентекләп өйрәндек һәм бишле куярга, дигән фикергә килдек. Дипломны бишлегә якларга Юрий Гагарин ярдәм итте, дип санагыз”, – диде.

Имтихан комиссиясенең барлык әгъзалары, аны хуплап, алкышладылар. Мин аларга рәхмәт әйттем дә аудиториядән горур гына чыгып киттем. Коридорда диплом эшем җитәкчесе очрады, аны һәм дустым Фоатны университет кафесына чакырдым һәм һәрберебезгә өчәр чынаяк тәмле кофе сатып алдым, шулай итеп минем бишлемне “юдык”. Шуннан бирле 12 апрель минем өчен иң истәлекле көнгә һәм Җиңү көне, Пасха, Троицадан соң әһәмиятле дүртенче бәйрәмгә әверелде.

Пётр ЗОТАГИН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев