Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

КӘЕФНЕ КЕМ ӨЛӘШӘ?

Кешенең күңелен күтәрү өчен әллә ни күп тә кирәкми. Подъезддан чыкканда күршеңнең бер елмаеп сәламләве, транспортка кергәч, кондукторның бер ягымлы сүзе җитә кайчак.

Беркөнне трамвайда эшкә барам. Халык күп, керәләр, чыгалар...  Бар да гадәти, көн дә кабатланган, инде күз дә, күңел дә күнеккән моңа. Юлны яратам мин, үз дөньяңа чумып, рәхәтләнеп уйланып барасың. Әмма  бу юлы үз кабыгыма кереп качарлык булмады. «Яңа кергән пассажирлар! Әле сезнең белән исәнләшмәдек бит. Барыгызга да хәерле иртә!» – дигән ягымлы тавыш ишетелде. Халык җанланды, ягымлы тавыш иясенең үзен күрергә теләп, башлар уңга-сулга боргаланды. Кара син, кондуктор икән! Гадәттә, кондукторлар алҗыган була, билетка тиешле акчаңны бирсәң, аны башкасы кызыксындырмый. Ә бу кондуктордан ниндидер уңай энергия бөркелә иде. Күзләре дә һәркемгә үз итеп, елмаеп карыйлар. Берәүгә дә битараф түгел тагын үзе. «Эчкәрәк узыгыз әле, ягез-ягез! Әнә анда урын бушрак!»  Ишек янына өелешкән яшь-җилкенчәк, аның әмеренә буйсынып, эчкәрәк уза. Таягына таянып, трамвай баскычыннан көчкә менеп барган әнә теге апага да ярдәм кулын сузарга өлгерә. «Апа, монда килегез, менә бу егет урын бирә сезгә». Бу дөньяда бер гаме дә юк шикелле, ваемсыз гына урындыкка чүмәшкән озын чәчле егеткә ягымлы итеп ике генә тылсымлы сүз әйтә: тәрәзә буендагы җылы, уңайлы урында хәзер типсә тимер өзәрдәй егет түгел, ап-ак тузганакны хәтерләткән теге апа утырып бара. Тамаша карагандай, кондукторны күзәтәм. Шушы – күп булса биш-алты тукталыш арасы бергә барган халыкны бер-берсенә якынайтты димме соң, һәрхәлдә, кешеләр  бер-берләренә игътибарлырак, тәкәллефлерәк булгандай тоелды.

Киләсе тукталышта миңа инде төшәсе. Баскан урынымнан кузгалып, ишеккә якынрак бастым. Трамвайга олы яшьтәге ябык кына бабай керде. Бу юлы кондукторның әйткәнен дә көтми, сикереп торып, аңа урын бирделәр. Бабай кесәсеннән кечкенә генә төенчек чыгарып, калтыранган куллары белән тиеннәр барлады.  «Әллә үзем түлим микән?» – дигән уй туды башымда. Кыймадым. Өлкән яшьтә булса да, ир кеше бит, түбәнсетүдән курыктым. Ул арада салонның аргы башыннан кондуктор да әйләнеп килде. Чал бабайның тиеннәрен кысып тоткан кулын үзенең ике учына алды да: «Сез түлисен инде түләгән. Билет өчен  акча алмыйм, сезгә кечкенә генә бүләгем дип кабул итегез!» – диде. Шулкадәр күңелем тулды аның бу сүзләреннән.

Мин инде үз тукталышыма килеп җиткән идем. Көне буе шул кондукторны уйлап йөрдем. Бик яшь тә түгел үзе. Яшьлегендә, мөгаен, укытучы яки тәрбияче булгандыр... Пенсиясе яшәренә җитмәгәнгә чыкты микән кондуктор булып, әллә инде кешеләргә биреп бетерәсе ягымы, җан җылысы булгангамы?..

 Миләүшә ШАКИРОВА. Казан шәһәре.

http://syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=7836

Фото: https://medaboutme.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев