Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Исемең «матур», кемнәр куйган?..

Бүген кер юу машинасының капкачы ябылмады. Оста чакырдым инде, төзәтергә кирәк бит дип. Үземнән чүт кенә өлкәнрәк татар кешесе килде.

Исемен сорадым:

– Нер, – ди. Ялгыш ишетәмдер, дип уйлап:

– Ничек? – дип кабатлап сорыйм.

– Нер! – ди бу.

– Әти-әниең Нур, дип кушмакчы булганнардыр да, загстагы бер наданы Нер дип язып куйгандыр инде, – дим.

– Юк, алай булмаган шул. Әти белән әнинең өч баласы туган. Олы малайга – Рево, уртанчы кызга – Люция кушканнар. Ә миңа – төпчек малайга Нер калган инде: өч баланың исемен бергә кушсаң – революционер килеп чыга, янәсе...

– Я, ничек бу исем белән яшәүләре? – дим.

 – Бик җиңел булмады, документлар тутырганда аңламыйча теңкәгә тия иделәр. Армиядә «Нер–хер» дип үртәделәр, бер йөргән кызым, балаларымның Нерович булуларын теләмим дип, кияүгә чыгудан баш тартты. Хатын булганы гомер буена исемең дә кешенеке төсле түгел, пустозвон бит син, дип теңкәгә тиде...

– Ә ник алыштырмадың?

– Комсомол чакта, алыштырыйм әле, дип селсәвиткә барган идем, шунда гомер буе эшләгән, безнең исемнәрнең тарихын белгән бер апа: “Шундый ялкынлы исемне Нургалига алыштырмакчы буласыңмы?! Моны бит райкомда белсәләр, мине эштән, сине авылдан сөрәчәкләр, дип куркытты. Бәладан баш-аяк дип, алыштырмадым инде...

...Бу кеше чыгып киткәч тә, исемнәр турында озак уйландым. Татарның инкыйразы үз исемнәренә үзе төкереп карый башлагач баш калкыткандыр, дигән уйга килдем. Безнең якларда, Чистай төбәгендә, халык динлерәк булганлыктандыр инде, "модный" саналган чит-ят исемнәрне бер дә кушмаганнар. Берәүләр улларына Альберт кушмакчы булганнар ди, исем кушарга чакырылган бабай: "Әллә нинди нимец исеме әтәсез, нәстә аңлатканны да әтсәгез кушам" – дигән. Исемнең мәгьнәсен белүче булмагач, муҗыт ул көчек исемедер, ник мин аны балага кушыйм, дип, бабаң исемне кушмаган.

И-ии! Санап китим әле мин авылдашларымның хәтергә килгән исемнәрен! Үзегез дә ышанырсыз халкыбызда нинди затлы исем-атлар булуына. Авылның түбән очыннан югары очына таба, күңелем белән һәр йортка кереп чыгам: Васфиҗамал, Кираметдин, балалары: Гилмеруй, Миңнеруй, Сания, Гыйниятулла, Шәмсеҗиһан, уллары Ибраһим, Салихҗан, кызлары – Нурия, Әкьлимә; Гатаулла, Разыя, балалары – Рафик, Гомәр, Госман, Җәүдәт, Нургали, Әхтәм; Кәлимулла, Асия, балалары – Габдельнур, Габделхак, Мөнәвир; Кәүсәрия, Фәүзия, Гөлгенә, Фирдәүсия, Галия, Минҗиһан, Зәмзәмия, Нурбисал, Мәрзия, Хәнифә, Салихҗан, Мортаза, Хөснегата, Хәмит, Мәрдән, Әсхәт, Шамил, Камил, Кәлимулла һәм башкалар... Ник бер генә Альфред, Флорид, Светлана кебек исемнәр булсын! Моңсу җырдан бер иҗек кебек ишетелгән бу исемнәрнең күбесе зираттагы кабер ташларына күчкән инде... Быел яз кайткач Мөхәммәтсадыйк, Миңлехатыйп бабамнарның, Сәгьдия, Хәдичә, Шәмсекамәр әбиләрнең кабер ташларыннан исемнәрен кабатлап барысына да догалар укыдык... Моңарчы беркайда да укымаган бер исемгә игьтибар иттем авылым зиратында: Бохарзадә... Исемнәрнең кадерен белгән шул безнең халык. Исеме җисеменә туры килсен, затлы кеше булып яшәсен дигән теләк белән кушкан ул баласына исемне... Үз исеменә җиңел мөнәсәбәт тә татарның затлылыгын киметте шул. Нер исемле милләттәш менә шундый уйлар тудырды минем күңелдә.

Нәсимә Садыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев