Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Якташыбыз иҗаты

Исергәп авылында яшәүче Камил абый Шәмсуаровның шигырь юлларын сезгә җиткерәсе килә.

Өмет…

Басу капкасына сөялгән дә,
Ялгыз ана көтә баласын...
Төшләр күрде
улы яу кырында,
Дошман җирләрендә каласын......

Маңгаена төшкән чал чәчләре,
Дулкынлана искән җилләрдә...
Кайталмады илен саклаганда,
Ятып калды чит-ят җирләрдә......

Өметләнеп көтә газиз улын,
Көтәр мәңге, йөрәк чыдаса...
Һәр ел саен киткән киекләрне,
Кулын болгап елап озата...

Язлар җитсә
, көтә өмет белән,
Киек кошлар белән кайтыр дип...
Әнкәй бәгърем!.. мин исән-сау йөреп.
Сагынып кайттым,– диеп әйтер дип...


 

Киек казлар китә......

Киек казлар китә җылы якка,
Юксынудан елый болытлар...
Киек казлар юлы белән китә,
Йөрәк җимеш – уллар егетләр...

Тетрәндерә күңел пәрдәләрен,
Озатулар илнең улларын...
Исән-имин язсын күрешүләр,
Югалтусыз үтеп юлларын...

Газиз уллар илнең батырлары,
Ил сагына диеп юл ала...
Күзләр тулы кайнар яшьләр белән,
Авыр хушлашудан җан яна...

Хәвеф-хәтәрләрдән сакла берүк,
Хак Тәгаләм догам кабул ит...
Югалмасын газиз күз нурлары,
Хушлашулар җанга авыр бит....

Исәнлектә язсын күрешүләр,
Яз кошлары урап кайтканда....
Җылы нурлар җирне назлаганда,
Гөрләвекләр шаулап акканда...

Киек казлар китә җылы якка,
Моңсу көзләр сыкрап озата...
Күрербезме кабат кайтуларын
Үзәкләргә үтеп елата...

Язсын иде кабат күрешүләр,
Яз кошлары – уллар кайтуын...
Күрсәк иде тыныч ил күгендә,
Язгы тыныч таңнар атуын.....


 

Әй….Син халкым.....

Әй, син халкым, тынычланыйк әле,
Риза булыйк булган барсына.
Гөнаһларга батып барырбыз бит,
Кыямәттә Аллаһ каршына...

Кемгә нәрсә җитми?  Я...әйтегез?...
Кем гомере кемгә җәл түгел?
Гел нахакка әрәм булган гомер,
Уйлап баксаң, инде аз түгел....

Акылына килсен акылсызлар,
Кем бәхетен кемнәр соң буа?
Күрәсез бит дөнья мохитенә,
Инсан мескен фәкать бер туа...

Әй син халкым!..Уйла тыныч кына,
Уздырмачы берүк чамадан.
Болай барсак дөнья харап булып,
Таш гасыры килер яңадан.

Халикъ булган җәннәт байлыкларын,
Бер югалтсак, кире тапмабыз.
Кара гүрләр тәнне бер каплагач,
Тырышсак та кире кайтмабыз.

Әй, син халкым!.. Яхшы итеп уйла...
Нәфес колы сиңа тиң түгел.
Илең чиген сакла, дус милләт бул,
Бердәмлектә дәүләт нык бүген.

Камил Шәмсуаров.
Исергәп-Баулы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев