Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Газизләрдән газиз кешем

Кызылъяр мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Әдилә Миңнуллина газиз кешесе турында бәян итә.

Газизләрдән газиз кешем 
Минем әнием Миләүшә – бик сабыр, тыйнак, кунакчыл, олы җанлы кеше. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа сөенеч китерә. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга, аны борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә дә булыша: аңламаган сорауларыма да сабыр гына җавап таба, файдалы киңәшләрен дә бирә. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, сиздерми. Безне тырыш, гадел булырга өйрәтә. 
Әнием татар халык ашларын да бик оста пешерә. Аннан да тәмле пешерүче бармы икән?! 
“Бу дөньяда иң әйбәт, иң акыллы, иң матур, иң сабыр кеше кем ул?” – дигән сорауга, мин бер дә икеләнмичә: “Ул – минем әнием Миләүшә!” – дип әйтер идем. Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен дә – җил-яңгыр тидермичә, безне саклап үстергәнең өчен. 
Әдилә Миңнуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев