Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Дөньядагы иң кадерле кеше

Әниләр көнендә Кызылъяр мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Лениза Сәхипгәрәеваның әнисе хакындагы иншасы белән таныштырабыз.

Әнием – күз нурым 
Минем әниемнең исеме – Эльвира. Ул минем иң кадерле кешем, мин аны бик яратам. “Әни”дип эндәшә алырлык кешең булу – зур бәхет ул. 
Әнием! Син безгә тормыш бирдең һәм үзеңне безгә багышладың. Син безнең өчен җан атып яшисең. Ләкин, без сине кайвакыт үз эшләребез, сүзләребез белән рәнҗетергә мөмкин дип уйламыйбыз. Кайчак сине борчуга салганыбыз өчен, кичер безне, әни. 
Әнием! Син минем иң якын дустым, сердәшчем! Син мине аңлыйсың, хөрмәт итәсең, дөрес киңәшләр бирәсең. Рәхмәт, әни, булганың өчен, нинди генә хәлләрдә дә безне кичерергә әзер булуың өчен! Әни назын тоеп яшәвем белән мин бик бәхетле. 
Лениза Сәхипгәрәева 

​​​​​Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев