Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Дөньяда иң кадерле кешем – әтием

    Әтиләр көне уңаеннан, сөекле әтием Руслан Идиатуллинга багышлап, шигырь иҗат иттем.

    Әтиемә

    Дөньяда иң кадерле кеше

    Ул безнең әтиебез.

    Уңа аның барлык эше,

    Горурлыгыбыз, дибез.

     

    Әти янәшә булганда,

    Безнең дөнья түгәрәк.

    Гел шулай булсын иде, дип,

    Телибез без бергәләп.

     

    Шуңа күрә әтигә мин

    Телимен зур уңышлар,

    Сәламәт бул, чирләмә син

    Сиңа миннән теләкләр.

    Әмилә Идиатуллина,

    Кызылъяр мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: