Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Бүгенге көн кәефе якташыбыз иҗатында чагыла

Якташыбыз Камил абый Шәмсуаровның берничә шигырен сезгә тәкъдим итәбез

Көз яме

Җәйләрдән соң килде көзләр,

Сары төс белән бизәп.

Көзнең сары яфраклары,

Табигать биргән бизәк.

 

Салкынча, дымлы җилләре,

Кар катнаш яуган яңгыр.

Көзнең, кышның, язның, җәйнең

Үзенчә яме бардыр.

 

Җылы якка китте кошлар,

Тынып калды урман-кыр.

Һавада тургай-сандугач

Сайрап сузмый моңлы җыр.

 

Тик шулай да көзнең яме

Үзенә күрә хисле.

Ай һәм йолдызлар бизәкли

Төннәрен зәңгәр күкне.

2016.

 

Яңа ел килә.

Яңа ел килә дусларым,

Кыш бабай килә.

Кар кызы да кышны мактап

Елмаеп көлә.

 

Шатлыклы матур бәйрәмгә,

Җыелыйк, дуслар.

Бәйрәмгә ямь өстәп торсын

Яшел ылыслар.

 

Әйләнеп бер уйныйк, әйдә

Чыршы тирәсен.

Җырласын, биесен дуслар

Шигырь сөйләсен.

Кыш бабай соклансын әле,

Тамаша күреп.

Сөендерсен һәммәбезне

Бүләкләр биреп.

2016 ел.

 

Ноябрьнең бер иртәсе

Ноябрьнең гади бер иртәсе

Кыш килүен көтә һәр агач.

Яфраклары күптән коелганга

Кәүсәләре калган ялангач.

 

Моңсу таулар, урман, басу-кырлар.

Киек кошлар күптән киткәннәр,

Елга- күлләр калган боегышып

Казлар китеп, ятим иткәннәр.

 

Күл өсләре тәмам тынып калган

Ишетелми үрдәк тавышы.

Ярны ямьләп, дулкынланып тормый

Куе яшел җикән камышы.

 

Ал кояш та хәзер шат елмаймый

Саран гына сибә нурларын

Сары, төссез яфрак каплап алган

Көзге моңсу урман юлларын.

 

Ноябрьнең гади бер иртәсе

Моң, сагыштан тора бар дөнья.

Өмет тулы тук бөреләр бирә

Зур ышаныч алдагы көнгә.

 

Килер язлар, кайтыр киткән кошлар,

Ал кояш та сибәр нурларын.

Яшәрер бар галәм, ләйсән яңгыр явар,

Сайрар кошлар сузар җырларын.

2017 ел.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев